Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның хатыны Миләүшәнең тибеп шешә ачканын гаепләгәннәр: "Син бит әни кеше!"

Данир Сабировның хатыны Миләүшәнең тибеп шешә ачканын гаепләгәннәр: "Син бит әни кеше!"

news_top_970_100
Данир Сабировның хатыны Миләүшәнең тибеп шешә ачканын гаепләгәннәр: "Син бит әни кеше!"
Данир Сабировның хатыны Миләүшә тибеп шешә ачу флешмобында катнашкан. Бу флешмобның асылы - әйләнеп тибеп, бөкене ачу. "Әнисе эстафетаны кабул итеп, төн буе шешә тибеп чыкты", - дип язган Данир. Ахыр чиктә хатыны бөкене ача. Әмма бу флешмоб кагыйдәләрен бозып эшләнә. Кагыйдә буенча, типкәннән соң бөке әйләнеп чыгарга тиеш.

"Моның кадәр көлгәнем юк иде", - дип куанган тамашачылары.
"Миләүшә бик бәхетле хатын дип уйлыйм. Кайгысы, исерек ире юк. Нишләсен инде ул шаярмагач та".
"Сиңа да менеп төшмәсен".
"Рәхәтләнеп көлдем, бер елга яшәрдем".
"Аяк тәрәзәдән чыгып китмәсә ярый дип куркып тордым".
"Данир, төнлә саташып, сине тибеп төшермәсен".

Әмма кемнәргәдер флешмоб ошамаган. Алар тәрәзәнең чиста булуыннан алып Данир хатынының буш вакытына кадәр кызыксынган.

"Сездә һаман яңа ел. Тәрәзә пыяласында кар бөртекләре",
"Тәрәзә юарга вакыты юк. Тибенеп яши кеше. Язга чыккач юалар иде".
"Кемдер кешеләргә булышу эстафетасын ала, кемдер - бөке тибүне".
"Бүтән эше юк икән".
"Хатын-кыз тыйнаграк булырга тиеш. Син бит әни кеше".

Данирга Светлана исемле ханым русча язган: "Данир, мин гаиләсендәге бөтен әйберне куйган кешеләрне аңлый алмыйм. Күз тиюе бар. Сезгә шулкадәр негативны укуы рәхәтме? Сезне ансыз да халык яратыр иде".

"Күз тию бар, мин барысын да контрольдә тотарга тырышам, имам белән киңәшләшәм. Без ачык кешеләр, берәүгә дә начарлык теләмибез. Әмма кайбер кешеләрне моны аңламый. Миңа хезмәтче яки сыер савучы кирәк түгел. Мин хатынымның бәхетле булуын телим. Без үзебезгә ошаган әйберләрне куябыз", - дип җавап биргән Данир Сабиров.

"Имам белән дә русча сөйләшәсеңме? Син беләсеңме мөселман кешесе русча сөйләшүе аз-азлап дуңгыз ите ашауга тиң икәнен?" - дип, монысын да җавапсыз калдырмаганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100