Данир Сабиров үзен "Салават аркасында гына кеше булды" дигән тәнкыйтьләүчесен кичергән

14 май 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Салават Камалетдинов
Данир Сабиров Рамазан ае уңаеннан блокка куелган подписчикларын "азат иткән". Бу хакта ул инстаграмында хәбәр итә. 

"Рамазан аенда гайбәт сөйләү тыела һәм яхшы гамәлләр кылырга кирәк. Теләсә-нәрсә язган подписчикларымны азат итәргә булдым. Бәлки, иман килгәндер Рамазан аенда", - ди ул һәм телефонын күрсәтә - блокка куелган подписчиклар бихисап. 

"Беренче урын алып тора - бөтен артистка теләсә нәрсә язучы Резеда туташ. Кем икәнен беркем белми. Әмма ул бөтен артистка негатив яза. Ничек дөрес яшәргә өйрәтә. Икенчесе - Рамил Кент. Мине гел "Салават аркасында гына кеше булды", - дип әйтә.

"Азат итеп карыйм, бәлки, акылга утыргандыр. Яки дөрес, урынлы тәнкыйть кенә язар. Бу сүзне язгач, Габделфәт Сафинның бер җыры искә төште: "Ялгышларны төзәтергә җитми калды бер гомер", - ди ул һәм блокка куелган кешеләрне блоктан чыгара.

Данир Сабировны подписчиклары хуплаган:

"Тау урыныннан күчте дисәләр ышан, кеше үзгәрде дисәләр, ышанма". 
"Амнистия ясадың инде син боларга".
"Сәләтең булмаса, Салават аркасында кеше булып булмый ул".
"Китте инде заман - кеше гаеп эзли, белсә-белмәсә, сөйли бит ул."
"Энем, синең яктан бик күркәм эш булган бит. Бәйдән ычкынган эт кебек яңадан "тешләшә" башларлар инде- бөкрене кабер генә төзәтә бит. Син шатлан гына, гайбәтеңне сатучының бөтен савабы сиңа күчә, ә гөнаһы үзенә. Гайбәт сату - үлгән туганының итен ашауга тиң дигән бит".

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Как-то раз отец со своим сыном и ослом в полуденную жару путешествовали по улицам города. Отец сидел верхом на осле, а сын вёл его за уздечку. — Бедный мальчик, — сказал прохожий, — его маленькие ножки едва поспевают за ослом. Как ты можешь лениво восседать на осле, когда видишь, что мальчишка совсем выбился из сил? Отец принял его слова близко к сердцу. Когда они завернули за угол, он слез с осла и велел сыну сесть на него. Очень скоро повстречался им другой человек и сказал: — Как не стыдно! Малый сидит верхом на ослике, как султан, а его бедный старый отец бежит следом. Мальчик очень огорчился от этих слов и попросил отца сесть на ослика позади него. — Люди добрые, видали вы где-либо подобное? — заголосила женщина под чадрой. — Так мучить животное! У бедного ослика уже провис хребет чуть ли не до земли, а старый и молодой бездельники восседают на нём, будто он диван, о несчастное животное! Не говоря ни слова, отец и сын, посрамлённые, слезли с осла. Едва они сделали несколько шагов, как встретившийся им человек стал насмехаться над ними: — Чего это ваш осёл ничего не делает, не приносит никакой пользы и даже не везёт кого-нибудь из вас на себе? Отец сунул ослику полную пригоршню соломы и положил руку на плечо сына. — Что бы мы ни делали, — сказал он, — обязательно найдётся кто-то, кто с нами будет не согласен. Я думаю, мы сами должны решать, как нам путешествовать. Иной раз полезней, не слушая чужих советов, следовать своим путем по своему плану. Ведь свою жизнь проживаем мы, а не посторонние советчики. #данирсабиров

Публикация от Данир Сабиров (@danir_sabirov87)


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла