Данир Сабиров: Хатын минем белән гастрольләргә йөргәч җайлы, йокларга кеше эзлисе юк

15 Апреля 2018

Автор: Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА
Фото: Рамил Гали
Данир Сабиров үзенең иҗат төркеме белән апрель азагына кадәр озын гастрольгә кузгалды. Хатыны Миләүшә дә алар белән чыгып китте. Миләүшәнең, балаларын калдырып, иренә ияреп гастрольләрдә йөрүен кайберәүләр аңламый - көнләшә, шуңа иярә, диючеләр дә бар. Данирның инстаграмында "Хатының көнләшә бугай, синең белән гастрольдә" дип язып та куйганнар хәтта. Миләүшәнең ни сәбәпле иренә ияреп йөрүен "Татар-информ" хәбәрчесе белеште.


- Данир, әйтегез әле, сез ни өчен хатыныгызны гастрольләргә үзегез белән ияртәсез? Әллә көнләшәме?

- Миләүшә булмаса, бөтен төркем тарала. Барыбызны барлап, җыеп йөри ул. Юк, көнләми. Озын гастрольләрдә кайвакыт балаларны сагынып кайтып та китә. Миңа да җайлы, йокларга кеше эзлисе юк (көлә).


- Гастрольдә йөргән өчен хатыныгызга да акча түлисезме?

- Миңа түлиме ул, дип сорагыз. Документ буенча ул хуҗа, ә мин аның эшчесе.

- Икәүләшеп гастрольгә чыгып киткәч, балалар кем белән кала соң?

- Балалар дәү әниләре, ягъни хатынның әнисе белән калалар. Безнең әле 93 яшьлек карт әбиебез һәм әнигә өй эшләрен эшләргә булышучы ярдәмче апабыз да бар.

- Бер көнне баянчыгыз Роберт Хәлилов турында "хатынның подружкасы" дидегез. Үзен хатыныгызның иптәш кызы дип атаганга Роберт үпкәләмәдеме?

- Роберт бик шаян кеше ул. Ул үзе үзен "мин Миләүшәнең подружкасы" дип йөри. Подружкасы гына микән инде, бөтен нечкәлекләрен дә белмим, әлбәттә (көлә), ярар, ни булса да бәхетле булыйк!

- Гастрольдә нәрсә ачуыгызны чыгара?

- Мин үзем тыныч кеше. Ләкин кайвакыт төркемдәге егетләр, кызлар соңга калсалар, йә сәхнәдә берәр нәрсәне бутасалар, вакытында чыкмасалар, кычкырып ала алам. Була шундый вакыт: сәхнәдә нәрсәнедер дөрес эшләмиләр, мәсәлән, ул вакыйгадан соң бер җыр бар икән, шул җыр эчендә мин суынып бетәм дә, бер әйбер дә әйтмим. Шуның өчен үзем белән хатынны йөртәм. Ул төркемне җыеп, төгәл әйтеп, иманнарын өшкереп тора!

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла