Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров гаилә учагын Кавказларча сакларга өнди

Данир Сабиров гаилә учагын Кавказларча сакларга өнди

news_top_970_100
Данир Сабиров гаилә учагын Кавказларча сакларга өнди
Данир Сабиров "Саклыйк әле гаилә учагын" җырын тәкъдим иткәндә аз гына мораль укып алган. 

"Кавказ якларында гаиләләр таркалу - сирәк күренеш. Чечняда балалар йортлары бөтенләй юк дип сөйләгәннәр иде. Аларда шулай: бала ятим кала икән, аны якын туганнары тәрбияли. Узган 18нче елда Россиядә 60 проценттан артык аерылышулар теркәлкән, бу бик кызганыч. Нинди генә авырлыклар булса да, гаиләләрне саклап калсак иде", - дигән ул Инстаграмында.

Укучыларның берсе гаилә таркалуның сәбәбе дип хатын кызларны атаган.

"Чечен хатын-кызлары ирләре сүзеннән чыкмыйлар, нинди аерылу булсын инде. Безнең татар хатыннары гына үзгәрде хәзер, күз ясап, тырнак ясап, Европа хатыннарыннан калышмыйлар. Бөтен эшләре салонга йөрү, фитнеска йөрү, бер-берсеннән күреп күзләре тона, мин, мин мин кем дия башлыйлар. Үзләре өч тиенлек булсалар да", - дип язган бер ханым. 

"Анда хатын-кыз изелеп, кыйналып яши шул, апаем. Аллам сакласын алар тормышын күрергә. Анда бит хатын-кызны кешегә санамыйлар, сарыкка тиңлиләр", - дип каршы төшкән икенче бер ханым.

"Ясасыннар тырнагын да, керфеген дә, чәчен дә. Аерылышу хатыннан гына тормый бит ул. Әйбәт ирдән бер хатын да китми. Ябышып ята", - дип яклаганнар хатыннарны.




Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кавказ якларында гаиләләр таркалу - сирәк күренеш. Чечняда балалар йортлары бөтенләй юк дип сөйләгәннәр иде. Аларда шулай: бала ятим кала икән, аны якын туганнары тәрбияли. Узган 18нче елда Россиядә 60 проценттан артык аерылышулар теркәлкән, бу бик кызганыч  Нинди генә авырлыклар булса да, гаиләләрне саклап калсак иде  Күп сораулар буенча, "Саклыйк әле гаилә учагын" җыры. Ильнат Фархуллин @ilnatfarkhullin көе, Филүс Хисамутдинов сүзләре. Тулы версиясе - YouTube каналымда. #данирсабиров #семья

Публикация от Данир Сабиров (@danir_sabirov87)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100