Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данил Гыйниятов: "Тапшыруның эчтәлегенә киеме белән ярап бетмәгән геройларыбыз да була"

Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театрының актрисасы Мәдинә Гайнуллина Инстаграмдагы сәхифәсендә телевидениедә киенү турында шәхси фикерен язган.

news_top_970_100
Данил Гыйниятов: "Тапшыруның эчтәлегенә киеме белән ярап бетмәгән геройларыбыз да була"

"Хәерле кич,дуслар! Бүгенге фикеремне күптән язасы килә иде. Бүген соңгы тамчысын "ТНВ" каналыннан барган "Таяну ноктасы" тапшыруы өстәде. Бик җитди генә тапшыру күренә, күп кенә аек сорауларга җавап табарга тырышалар, тегенди-мондый тапшыру түгел икәнен беләм, чөнки яратып карыйм.

Бәлки, хәзер минем фикерем белән күпләр килешмәс, бәлки, килешкәннәре дә күршегә ярар өчен, килешмим дияр, әмма кешенең сүз иреге булгач языйм әле. Бүгенге җитди тапшыруга бер яулык япкан ханым "спортивка" киеп килгән. Кисен ярар, спортивка да кием, әмма ТВ өчен бу төр киемне киеп эфирга чыгуны кире каксам да. Спортивкасына атаң башы кадәр чит ил хәрефләр белән сүзләр язылган, бәлки ул ханым ул сүзләрнең мәгънәсенә дә төшенмидер.

Әмма чикләвеге каенда: ни өчен ТНВ каналы чакырган кунакларының киеменә өстенлек куймый, бигрәк тә, хатын-кызларга? Мин сәхнәгә үз фикерен әйтергә менүчеләрнең киемнәренә һәрвакыт игътибар итәм. Сәхнә биеклегенә күтәрелгән татар - татар мәдәниятен үзенең сөйләмендә, киемендә, үз-үзен тотышында башкаларга үрнәк итеп күрсәтергә тиеш.

ТНВ каналы киң колач җәйгән канал, күпме халык карый. Нигә чит ил хәрефләре язылган киемнәрне киеп татар каналына чыгарга? Ә бит Казанда шундый каналлар эшләп килә, аларның үз стиле бар. Миндә дә хаклык бар дип уйлыйм. Сез ничек уйлыйсыз? Бу - фәкать минем фикер.

PS:Шуны әйтергә онытканмын: безнең шәһәр башлыгыбыз татар милли бәйрәмнәренә киемнәрне татар мотивлары белән махсус тектертә. Вәт маладис, әйеме!?" - дип язган инстаграмында Мәдинә Гайнуллина.

"Татар-информ" Мәдинә Гайнуллинаның бу фикерен шәрехләтү өчен "ТНВ" каналы башкарма директоры урынбасары Данил Гыйниятовка мөрәҗәгать итте.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле кич,дуслар!Бүгенге фикеремне күптән язасы килә иде.Бүген соңгы тамчысын @tvtnv каналыннан барган "Таяну ноктасы"тапшыруы өстәде.Бик җитди генә тапшыру күренә,күп кенә аек сорауларга җавап табарга тырышалар ,тегенди-мондый тапшыру түгел икәнен беләм,чөнки яратып карыйм.Бәлки хәзер минем фикерем белән күпләр килешмәс,бәлки килешкәннәре дә күршегә ярар өчен,килешмим дияр,әмма кешенең сүз иреге булгач языйм әле.Бүгенге җитди тапшыруга бер яулык япкан ☝️ханым " спортивка" киеп килгән,кисен ярар, спортивка да кием,әмма ТВ өчен бу төр киемне киеп эфирга чыгуны кире каксам да.Спортивкасына атаң башы кадәр чит ил хәрефләр белән сүзләр язылган,бәлки ул ханым ул сүзләрнең мәгънәсенә дә төшенмидер.Эмма чикләвеге каенда:ни өчен ТНВ каналы чакырган кунакларының киеменә өстенлек куймый ,бигрәк тә хатын-кызларга.Мин сәхнәгә үз фикерен әйтергә менүчеләрнең киемнәренә һәрвакыт игътибар итәм.Сәхнә биеклегенә күтәрелгән татар -татар м әдәниятен -үзенең сөйләмендә,киемендә,үз -үзен тотышында башкаларга үрнәк итеп күрсәтергә тиеш.ТНВ каналы киң колач җәйгән канал,күпме халык карый.Нигә чит ил хәрефләре язылган киемнәрне киеп татар каналына чыгарга?Ә бит Казанда шундый каналлар эшлэп килә,аларның үз стиле бар,(Дресс-код ,англ. dress code) Миндә дә хаклык бар дип уйлыйм.Сез ничек уйлыйсыз?Бу фәкать минем фикер. PS:Шуны әйтергә онытканмын: безнең шәһәр башлыгыбыз татар милли бәйрәмнәренә киемнәрне татар мотивлары белән махсус тектертә.Вәт,маладис,әйеме!?#тнв#кемкилешмишулязмый#

Публикация от Мадина tatar Ka (@madina_tatarka)

"Әйе, бездә андый проблема бар. "Дресс-код" дип әйтәбез инде. Редакторлар киемнәр мәсьәләсендә килгән кунакларны тикшертә. Әмма, кызганыч, ул гел үтәлеп бетми. Кемдер тапшыруга эшеннән туры килә, кемнеңдер башка төрле сәбәпләре була. Шуңа күрә тапшыруның эчтәлегенә киеме белән ярап бетмәгән геройларыбыз да була", - диде ул. 

"Дөрес, телевидениедә киенүнең уставы яисә язылган кагыйдәләре юк. Һәр тапшыруның редакторы, эчтәлектән чыгып, киенү таләпләрен үзе сизә, үзе билгели", - диде Данил Гыйниятов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100