Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөньяда 4,7 млрд очракка бер була торган вакыйга: Бер хатын алты игезәк тудырган

Дөньяда 4,7 млрд очракка бер була торган вакыйга: Бер хатын алты игезәк тудырган

news_top_970_100
Дөньяда 4,7 млрд очракка бер була торган вакыйга: Бер хатын алты игезәк тудырган
Польшаның Краков шәһәредә бер хатын алты игезәк бала тудырган. Балаларны кесарев кисеме ясап алганнар. Дүрт кыз һәм ике малай туган. Иң кечкенә бала 800 грамм, иң зурысы 1200 грамм авырлыкта. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Балаларны инкубаторларга урнаштырганнар. Хәзерге вакытта балаларның сулыш системасына, ашкайнату системасына ярдәм итеп торалар.

Алты игезәкнең анасы бик бәхетле һәм үзен яхшы хис итә, диелгән бу хәбәрдә.

Алты игезәк бала тудыру бөтен дөньяда сирәк очрый торган күренеш. Статистика мәгълүматлары буенча, хатын-кызлар 4,7 миллиард очракның берсендә генә алты игезәк бала белән йөкле була. Мондый йөклелекне азагына кадәр җиткерү бик катлаулы.

Соңгы тапкыр мондый очрак 18 ел элек булды. 1997 елда АКШның Айова штатында 4 малай һәм ике кыз - Алекс, Брэндон, Джоэл, Келси, Кенни һәм Натали белән Натан МакКоги туган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100