Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәниф Шәрәфетдинов: “Үземне шундый гаепле итеп хис иттем, чөнки халыкка шок ясадым, шуннан соң инде сәхнәгә чыгасым килми башлады...”

Җырчы Дәниф Шәрәфетдинов нихәлләрдә икән? Авыруыннан соң терелә алдымы, хәзер җырлый микән? Кайда яши, нинди акчага яши? Татарстан – Яңа гасыр каналының “Адәм белән Һава” тапшыруы алып баручысы Ләйлә Дәүләтова җырчының үзе белән очрашып, шушы сорауларга җавап эзләде.

news_top_970_100
Дәниф Шәрәфетдинов: “Үземне шундый гаепле итеп хис иттем, чөнки халыкка шок ясадым, шуннан соң инде сәхнәгә чыгасым килми башлады...”

– Дәниф, хәлләрегез ничек? Сез бит Яр Чаллыда яшисез, Казанга кунакка гына килдегез. Бу фатир сезнекеме?

– Аллага шөкер. Бу фатир минем икетуган апамның кече улының Эльбрус һәм аның тормыш иптәше Алиянең фатиры.

– Дәниф, синең Хәния апа белән бергәләшеп дуэт җырлап йөргән чакларын барыбыз да хәтерли торгандыр. Ул вакытларны сагынып искә аласыңмы? Нилектән җырламый башладыгыз?

– Китүнең сәбәбе – мин арыган идем. Гастрольләр күплектән дә арыган идем, аннан соң сәламәтлек ягыннан да җитешә алмый башладым. Минем ул вакытта умыртка сөягенең авыртуы сизелә иде. Мин 2000 елда авариягә эләктем, шуннан соң өч ай хастаханәдә ятып чыктым да тагын эшли башладым. Бер елдан соң темпка җитешә алмаганымны сиздем.

– Без белмәгән Хәния апа ниндирәк иде ул?

– Унбиш-егерме кешелек коллективны әйдәп бару хатын-кызга җиңел түгел. Әле без “Бәйрәм” ансамблендә эшли башлаганда 1996 елда, аппаратура да, машина да, костюмнар да – бернәрсә дә юк иде. Алия бар иде, Алсу кечкенә иде, шул чагында ире дә янында. Гаиләсен дә карады, берсе дә үтүкләнмәгән кием киеп йөрмәде, аннан соң ул коллективның сәнгать җитәкчесе иде. Бөтен нәрсәне: костюмнар уйларга да һ.б. Кайчагында уйлап утырам, кайдан шулкадәр көч алгандыр... Гадилеге дә – кәеф булмаганда кычкырып, көлеп җибәрә торган иде ул. Сәхнәдә аның белән җиңел иде.

– Дәниф, әйдә әле үз тормышыңа кайтыйк. Белүемчә, син бик зур авариягә эләктең. Моның турыда һәм авыруларың турында да кыска гына сөйләп ал әле.

– Үземә зыян килде дип әйтәсем килми, башта баш сөяге һәм ми җәрәхәте иде, бик каты тикшерелдем. Шул ук елны унтугыз яшемдә миңа “хроник радикулит” дигән диагноз куйдылар. Хәзерге табиблар әйтә: шуннан соң ныгытып дәваланып бетмәгән, ди. Бөтен калган сеңерләргә, сөякләргә шул таралган, диләр. Ә үзем берни сизмәдем. Сизгәннән соң да хастаханәләрдә өч елга якын йөрдем, “хондроз синдә” диделәр дә, диагноз куя алмадылар. Хәзер диагноз куйдылар. “Болезнь Бехтерева” дигән яман чир булып чыкты ул, аны бетереп булмый. Иммунитет үз-үзе белән көрәшә башлый, буыннарга бәрә инде ул. Мине башта сул яктан аякны китереп чыгарды, аякка баса алмый башладым, аяк белән бер елга якын йөрдем. Аннары узган елдан башлап күзләргә бәрде. Ике күзгә дә операция ясатылган, анда минем сыекча урынында силикон тора. Бер дә буена кешесез урамга да чыга алмадым, хәзер инде, Аллага шөкер, үзем саф һава суларга урамга чыгып йөри башладым.

– Гафу ит, бу күзләр белән елап буламы?

– Елыйсың килсә, була. Гомумән, елыйсың килгәндә нинди күзең бар – шуның белән еларга кирәк. Күңел белән дә еларга була.

– Соңгы тапкыр кайчан елаган идең?

– Бүген иртән. Күздән яшь чыкты. Күңелем һәрвакытта да тула. Мин радиодан берәр моңлы җыр ишетсәм дә, хәтта күңелгә ятышлы, күңелдән сөйләнгән мәзәк булса да, минем күңелем тула, сөенечтән дә елыйм. Моның бернәрсәсен дә эчкә җыярга кирәк түгел, авырлыкны һәм начарлыкны чыгарып җибәрә торган ирләр өчен иң яхшы әйбер ул.

– Аллаһы Тәгалә 44 яшьтә сиңа шундый сынау биргән. Бу сынауларны ничегрәк кабул иттең?

– Махсус уйланып утырганым юк. Якыннарым, дусларым өчен дә әз генә үрнәк булыр дип уйлап кына куям. Бирелгән икән бу сынау, аны барыбер башны аска имичә, югары күтәреп узарга кирәк. Аллаһы Тәгалә үзенең яратканнарына гына бирә ул сынауны.

– Кемнедер рәнҗеттем, кайдадыр ялгышлык җибәрдем икән дип уйлаган чакларыгыз булдымы?

– Бәлкем, берәрсен рәнҗеткәнемдер дип уйлаганым булды. Әгәр дә мин дөресен әйтсәм, кемдер миңа ачуы килеп рәнҗергә мөмкин. Андый чаклар күп булды.

– Гадәттә, ир-ат акчасы күп булган чагында, ә хатын-кыз иренә авырлык килгәндә сынала, диләр. Син шулай авырып, урын җиргә калганнан соң, хатының үзен ничегрәк тотты?

– Хатынга гына түгел, туганнарга да авыр булды. Мин эшли алмый башлагач тору ягыннан да авырга туры килде. Балаларның кечкенә чагы. Матди яктан авыр булды. Ул минем нәрсә дә булса эшләргә тырышканны күреп торды. Каядыр кем беләндер барып, җырлап кайта торган идем ипилек, сөтлек булса да акча эшләп. Шуңа күрә үзе дә чын хатын-кыз кебек кичерде. Аңа рәхмәт әйтәсем килә.

– Бүгенге көндә эшлисеңме, дәваланасыңмы? Ничегрәк яшисең?

– Дәваланам да, эшлим дә. Электән өйрәнеп калган осталыгым кирәк булды, тавыш операторы булып концертларда эшлим, аранжировкалар да ясыйм. Үз вакытында өйрәнеп калдым. Шуңа күрә шуның рәхәтен күрәм. Әле концертларга иртәрәк дип әйтәсем килә. Бәлкем, концертларны шушы айларда башларбыз да инде.

– Ишеткәнем бар, Бехтерев авыруы нәкъ менә тәннәргә, тәнне тотып торуга нык авыр тәэсир итә икән. Син халыкка күренүдән ояласыңмы?

– Кыенсындыра. Хәтерләмим, беренче тапкыр шундый халәттә мин Уфада сәхнәгә чыктым, халык “аһ” итте! Үземә нык авыр булды. Үземне шундый гаепле итеп хис иттем, чөнки халыкка шок ясадым. Шуннан соң инде сәхнәгә чыгасым килми башлады.

– Дәниф, бүгенге көндә яшәү авыр түгелме? Әйтик, шул ук матди як ничегрәк?

– Аллага шөкер, матди яктан, сигез мең пенсия килеп тора. Булганына шөкер итә белергә кирәк. Мин иртәнге сәгать биштә торам, шулай өйрәнелгән. Фәрештәләрнең бәхет өләшкән чагы ул. Битләрне, кулларны, тешләрне юганнан соң, компьютер кушылган була, зарядка ясап алам да, почтаны тикшерәм. Кичтән язган аранжировканы тыңлыйм. Шуннан соң эш тотына: телефоннан шалтырату, план корулар... Кайсы вакытта киңәш сорап шалтыраталар.

– Әгәр дә сезне бүген юбилейга, туйга чакырып, җырлатырга теләсәләр, киләсезме?

– Бик сирәк кенә риза булам, чөнки концертка ничә тапкыр чакырдылар, ризалык бирдем, әмма бара алмадым.

– Нинди бәягә син юбилейга барып җырларга әзер?

– Әйтә алмыйм. Шалтыратсыннар, интернетта язсыннар. Бер мең булса да, ун мең булса да кереп җырлап чыга алам. Чын дөресен әйтәм, камера алдында “әй, кыланып утыра инде бу” дип әйтәләр. Юк, беркайчан да кыланып утырганым юк.

Кесәмдә – пенсиядән калган акчам. Дүрт машина белән Арча, Балтач якларына чыга идек. Шунда артистлар: “Нәрсәгә сиңа шулкадәр кеше, ал дүрт-биш кешене генә”, - дип әйтәләр иде. Мин ничә ел сәхнәгә чыкмадым, миңа бер ел күренергә кирәк, дип әйтә идем. Аннан соң калганы кала ул. Шунда машинаны заправить иткәннән соң, кесәмдә өч йөз тәңкә калса, чын күңелдән тынычлап кайтып йоклый торган идем. Шул өлкәдә кайнаган кеше булгач, рәтен беләм. Унсигез-егерме кешегә концерт куеп йөрдем мин!

Хәзер дә унсигез кеше була икән, килгәнем икән – килгәнем. Егерме кешедән килгән акчаны миңа беркем дә китереп бирми.

– Дәниф, иң мөһиме, синең тавышың исән-сау калдымы, җырлый аласыңмы?

– Тавышны бер елга якын кире кайтардым. Аннан соң, миңа көн саен көчле препаратлар эчәргә кирәк, барыбер дә тавышка нык йогынтысы бар. Машинаны, аппаратураны сатарга туры килде, чөнки миңа кыйммәтле уколлар ясыйлар. Алар булмаса миңа яшәве авыр.

– Адәм баласы авырый башлагач кына сәламәтлекнең кадерен белә башлый. Бу уңайдан Сезнең башыгызда нинди уйлар бар?

– Кайчагында кешеләргә “нишлибез без” дип, әйтәсем, урамга чыгып кычкырасым килә. Аннан соң туктап калам. “Дәниф, тукта әле, бу егет акыл сата башлаган” дип үз-үземә әйтәм. Шушы сүзләрне әйткәннән соң, күп кенә кешеләрнең башларына барып җитә. Әгәр дә моны, тегене эшләмәгез дип әйтәм икән, киресен эшли башлаячаклар. Кирәге юк аның.

Күрегез мине, миңа карагыз. Һәрбер әйбернең кадерен белергә кирәк. Сәламәтлекнең генә түгел, шул ук якын кешеңнең дә, дустыңның, хәтта күршеңнең дә! Ходай биргән һәрбер мизгелнең кадерен белеп яшәргә кирәк. Әкрен-әкрен генә туктап, уйланырга кирәк. Шул чагында гына кергән акчаңның да, танышкан дустыңның да кадерен белә башлыйсың.

Мин акыл сатып кына кешенең башына барып җитә торган түгел. Үз башыңнан үтмичә, барып җитә торган әйбер түгел. Якыннарыгызга мәрхәмәтле булырга кирәк, бөтен эшләгән эшең дә үзең өчен түгел. Синең гаиләң бар икән, гаиләң турында уйларга кирәк. Юк икән, булачак гаиләң турында уйларга кирәк.

Бу дөньяга тугач, мулла исем кушуга татар кешесе мөселман була. Нәрсәгә кирәк ул? Динебезне күтәрер өчен, дингә дә бирелү һәрберегезнең күңелендә булырга тиеш. Минем күңелемдә, йөрәгемдә – Аллаһ. Аллага шөкер, беркайчан да ярдәменнән ташламый. Менә шуларны истә тотарга кирәк. Без кайчагында каядыр барып, нидер эшләргә кирәк дип уйлыйбыз. Мин инде аны кечкенә чактан ук беләм, чөнки тәрбияләгәндә мине шулай үстерделәр. Кечене кече итәргә, кешенекенә тимәскә, олыны олы итәргә белергә кирәк. Итәгатьлелек, бөтен нәрсә шуннан килә. Шулай итеп мине тәрбияләгәнгә әтигә, әнигә рәхмәт. Үкенмәдем дә, үкенмим дә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100