Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чебурашка һәм Крокодил Гена авторы Эдуард Успенский яман шештән интегеп үлгән

"Мин бик озак вакыт инде катлаулы яман шеш белән көрәшәм. Хәзер дүртенче курс химиотерапия узам", дип сөйләгән ул Андрей Малаховка.

news_top_970_100
Чебурашка һәм Крокодил Гена авторы Эдуард Успенский яман шештән интегеп үлгән
"Крокодил Гена", "Чебурашка", "Каникулы в Простаквашино" кебек китаплар авторы Эдуард Успенский 14 августта 80 яшендә вафат булды. Бу турыда "СтарХит" хәбәр итте.

Күпләрнең яраткан геройларының авторы яман шешне җиңә алмаган. Ул соңгы вакытта инвалид коляскасында гына утырып торган. Ләкин хатыны Елена ханым матбугат чараларына иренең сәламәтлеге турында сөйләми торган. 

2017 елда "СтарХит" Успенскийдан сәламәтлеге турында белешкәч, ул авыруын кире каккан. Ләкин 2018 ел башында ул мөстәкыйль хәрәкәтләнә дә алмый башлаган. Катлаулы дәвалану алган. 

Соңгы тапкыр Успенский Андрей Малахов тапшыруына килгән. "Мин бик озак вакыт инде катлаулы яман шеш белән көрәшәм. Хәзер дүртенче курс химиотерапия узам. Ул бик җаваплысы. Табиблар мондый рак күзәнәкләре бик тиз китә дип әйтә. Бу соңгы химиотерапия курсы дип өметләнәм, ярдәм итәр ул миңа", - дип сөйләгән булган Успенский узган кышта "Привет, Анрей!" тапшыруында. Ләкин, кызганычка, аның авыруы рецидив биргән.

Драматург һәм сценарист соңгы көннәрендә Мәскәү өлкәсендәге Пучково авылындагы шәхси йортында булган. 9 августа аның хәле киткән. Ул аңын югалткан, хатыны табиблар чакырган. 14 августта кич белән Успенский вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.



  • Э.Успенский Крокодил Гена һәм Чебурашка, Простаквашино дуслары, тикшерүче Колобоклар, пластилин Карга һәм башкалар турында мультфильмнарга сценарийлар язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100