Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов су тутырылган мичкәгә кергән

Булат Бәйрәмов су тутырылган мичкәгә кергән

news_top_970_100
Булат Бәйрәмов су тутырылган мичкәгә кергән
Концертлар алып баручы Булат Бәйрәмов Инстаграмда үз сәхифәсенә су тутырылган мичкәгә кереп утырган видео куйган. Аны видеога төшерүче хатыны Ләйсән Гыймаева “рәхәтме” дип сорый. Булат исә “ваще балдеж” дип хисләнеп утыра.

Инстадуслары арасында бер ханым “Булатик, мин дә синең яныңа керсәм ярыймы?” дип язган. Булат исә “юк, батырырсың дип куркам” дип язган.

Булатның бассейны белән Данир Сабиров та кызыксынган: "Брат, синең бассейн ничәгә ничә? Икәү йөзик әле, төбенә кадәр җитеп буламы?"

- Бөтен Азнакай районын сыйдырып була монда, әле Әгерҗеләргә дә бераз урын калачак, - дигән Булат. 

- Актанышлылар да урын бармы? - дип кушылган берәү әңгәмәгә.

- Кайсыгыз беренчерәк килә инде, дигән Булат.

- Кем күтәреп кертте? – ди өченчесе.

- Сикереп кердем.

-Ару сикерәсең икән.

Алып баручының бөтен тормышын күзәтеп баручы берәү: “Карыңны сатып бетердең дә арзан вакытында... Хәзер менә шәп булыр иде үзеңә дә” – дип язып калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100