Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бу шигырь үлем белән көрәшеп ятканда язылды". Фирдүс Тямаев яңа җыр тәкъдим итте

"Бу шигырь үлем белән көрәшеп ятканда язылды". Фирдүс Тямаев яңа җыр тәкъдим итте

news_top_970_100
"Бу шигырь үлем белән көрәшеп ятканда язылды". Фирдүс Тямаев яңа җыр тәкъдим итте
Фирдүс Тямаев яңа җыр язган. 

"Дуслар, минем язган җырларым шактый. "Гомер үтә", "Сандугач", "Әти", "Аллар күрдем". Тик бу җыр минем күңелемне айкап чыгарды... Нигә? Аңлата алмыйм. Сәкинә апага тыңлаткач, ул елап җибәрде. Шул көнне кан басымы күтәрелеп, хастаханәгә яткан...

Аннан ул миңа шалтырата "энем, бу шигырь үлем белән көрәшеп ятканда язылды", - ди. Шуңа авыр вакыты исенә төшеп, күңел кылларына тигәнмен.

Сәкинә апаның күз яшьләрен күргәч чаптым Казанга", -дип яза Фирдүс Тямаев. Ул аранжировщик Нияз Вәлиевнең вакыты булмаса, да, төнлә аранжировка ясавын яза. Аннары ул тавыш яздырырга Марат Мухинга бара. "Килеп кердем дә, Марат, иң беренче минем җырны яздырабыз, яздырмасаң, шунда кунам", -дигән. 

Дуслар, тагын кемнең күңеленә тиде бу җыр, дип сорый Тямаев. 

Дуслары үзләренең тарихларын язган. 

"6 айда әтисез, 6 яшьтә әнидән калдым. 13 яшемдә мине тәрбияләгән әбием мәңгелек йортыбызга күчте. Тукай бабабыз кебек төрле гаилә тәрбияләде мине. Инде тормыш корып, гаилә белән яшим бит дияргә өлгермәдем, ирем үлде. Бу җырың Фирдүс минем турында. Әниемнең каберен нәни бармакларым белән тырный-тырный елый идем, ал мине үз яныңа дип. Һәр көнне мәктәпкә зират аркылы йөрдем. Мәктәптән кайтышлый Әниемгә кереп бишле алганымны сөйли идем. Хәзер жәллим, әниемне бер тынычлыкта калдырмаганмын дип. Елаттың, матурым. Рәхмәт бик зур. Тәүфикълы балалар үстереп, тигезлектә картаерга Аллаһ Тәгалә насыйп итсен", - дип язган бер укучы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100