Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Британиядә бер хатын йоклап ятканда бала тапкан

Британиядә бер хатын йоклап ятканда бала тапкан

news_top_970_100
Британиядә бер хатын йоклап ятканда бала тапкан
Британиядә яшәүче Эбони Стивенсон, бераз хәле бетеп, башы авыртып йокларга ята. Уянганда ул инде әни була. Иң кызыгы шул - хатын-кыз үзенең йөкле булуын белмәгән дә.

18 яшьлек Эбонида ике аналык булуы ачыклана. Шуларның берсе менструаль циклны дәвам итә, шуңа да Эбони үзенең йөкле булуын абайламый кала.

Моннан тыш, аңарда йөклелек билгеләре дә булмый, чөнки бала яралган аналык гәүдәсенең арткы өлешендә, аркага якын урында урнаша.

Йоклаганда Эбониның кинәт эче зурая башлый. Әнисе, куркып, табиблар чакырта. Алар Эбонида предэклампсия билгеләрен күреп ала (ул йөклелек вакытында үлемгә китерергә мөмкин булган өянәк) һәм авыруны кичекмәстән хастаханәгә илтә. Анда Эбонига кесарев кисеме ясыйлар.

Эбониның өянәге дүрт көн дәвам итә, шуңа да хатын үзенең әни булуын дүрт көннән соң гына, өянәктән арынгач белеп ала. Ул җитлеккән кыз бала таба, авырлыгы 3,45 килограмм. Балага Элоди дип исем кушалар. 

"Баланы беренче тапкыр күрү минем өчен чынбарлыкта булмады да шикелле. Акылым тәнемнән чыгып киткән кебек тоелды", - дип сөйләгән яшь әни.

"Балам туды дигән уйга күнегә алмаганга, аның белән дуслашуым да икеле дип борчылган идем. Әмма хәзер баламны могҗизага тиңлим", - дигән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100