"Борчылма, Гөлсирин! Туйга кадәр төзәлер": Гөлсирин Абдуллинаны продюсеры табиб янына алып барган

10 июль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Владимир Васильев
Җырчы Гөлсирин Абдуллина, аның продюсеры Рифат Фәттахов бергәләп хастаханәгә барганнар. Фотоны Вагапов фестиваленең инстаграмдагы рәсми сәхифәсенә куйдылар. Сурәттә җырчы, продюсер һәм табиб бергә тора, алар барысы да ак халатлар кигән.

"Борчылма, Гөлсирин, "туйга кадәр төзәлер", дип язылган әлеге фото янына. Фото Казанның 18нче шәһәр хастаханәсендә төшерелгәне күренә.

"Гөлсирин белән атаклы табиб Рөстәм Бакиров янында булдык. Җыр-моң яратучы Рөстәм Сәйфуллович - бик күп татар сәнгатькәрләренең якын дусты. Бик күпләргә ярдәм итте һәм итә ул. Заманында Филүс Каһиров белән дә без аның янына килдек, ярдәм итте. Ә Ришат Төхвәтуллин 5нче курста укыганда, дәүләт имтиханнары алдыннан бөтенләй тавышсыз кала язды. Тагын Бакиров янына килдек. Рөстәм Сәйфуллович, аның хезмәттәшләре Ришатны да бик тиз аякка бастырды. Бик зур рәхмәт Сезгә, Рөстәм Сәйфуллович! Син дә, Гөлсирин, борчылма! Барысы да әйбәт булыр, Алла бирса! До свадьбы заживет!" - дип яза Рифат Фәттахов.

Бу сүзләрдән аңлашылганча, Гөлсирин Абдуллинаның тавышы белән проблема чыккан булуы ихтимал. Ришат Төхвәтуллин, Филюс Каһировны "аякка бастырган" табиб хәзер Гөлсиринне дәвалый.

 
Посмотреть эту публикацию в Instagram

Борчылма,Гөлсирин, "до свадьбы заживет!" Repost @r_fattakhov_ ・・・ Гөлсирин @gulsik93 белән атаклы табиб Рөстәм Бакиров янында булдык. Җыр- моң яратучы Рөстәм Сәйфуллович - бик күп татар сәнгатькәрләренең якын дусты . Бик күпләргә ярдәм итте һәм итә ул. Заманында Филүс Каһиров @kagirov.filyus белән дә без аның янына килдек, ярдәм итте. Ә Ришат Төхвәтуллин @rishat_thv 5нче курста укыганда, дәүләт имтиханнары алдыннан бөтенләй тавышсыз кала язды . Тагын Бакиров янына килдек. Рөстәм Сәйфуллович , аның хезмәттәшләре Ришатны да бик тиз аякка бастырды. Бик зур рәхмәт Сезгә, Рөстәм Сәйфуллович!Син дә , Гөлсирин , борчылма! Барысы да әйбәт булыр, Алла бирса! До свадьбы заживет!Ә сез, хөрмәтле инстадусларым, матур комментарийларыгыз һәм лайкларыгыз белән Гөлсирингә көч- куәт биреп торыгыз!#гульсиреньабдуллина #вокал #тормышмыбу #вагаповфест @vagapovfest #рифатфаттахов #прдюсер

Публикация от Вагаповский фестиваль (@vagapovfest)


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла