Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Болын чәчәкләрен җыеп, куям хәзер кабергә": Хәния Фәрхинең сеңлесе апасына багышлап шигырь яздырган (эксклюзив фотолар)

Шигырьнең авторы -Зөфәр Бохараев исемле егет.

news_top_970_100
"Болын чәчәкләрен җыеп, куям хәзер кабергә": Хәния Фәрхинең сеңлесе апасына багышлап шигырь яздырган (эксклюзив фотолар)
Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллинаның кызы Галия, яраткан апасына багышлап, заказга шигырь яздырган. Бу хакта ул "Интертат" хәбәрчесенә үзе сөйләде.

Галия - Хәния Фәрхинең яшь чагына бик охшаган. Аның хәтта ияк чокыры да апасыныкы белән бер үк. Моннан тыш, Галия - 2017 елның 27 июлендә Хәния Фәрхинең гомере өзелгәндә, аның янында булган кеше.

"Күптән түгел "ВКонтакте" сайты аша Зөфәр Бохараев исемле кеше белән таныштым. Аның шигырьләр язуын белгәч, "Хәния апама багышлап, ничек шигырь языйм икән?" дип киңәш сорадым. Чөнки бу теләк миндә күптән бар иде. Ул исә миңа: "Син хәзер бар хисләреңне чагылдырып, Хәния апаңа хат яз, мин шуны шигырь юлларына салырмын", - диде. Хатны кичә юллаган булсам, бүген әзер шигырь килеп төште", - диде Галия Ибәтуллина "Интертат"ка.


Шигырьне сезгә дә тәкъдим итәбез
"Апам, сине көтәм гел"
Җәй диләр дә, ямьле диләр,
Тик миңа бик сагышлы.
Хания апам, синең юклык,
Түгел шул ышанычлы ...


Онытырга кушалар гел,
"Җибәр! "- диләр күңелдән.
Ләкин күңел тынлык тапмый,
Син киткәч җир йөзеннән ...


Соңгы санаулы көннәрең,
Узды шул безнең янда.
Сизгән сыман саубуллашып,
Киттең теге дөньяга ...


Әле хаман керерсең күк,
Бүлмәм ишеген ачып.
Башларымнан сыйпап - сыйпап
"Бәхетле бул!" - дип кочып ...

Моңлы апам тавышларың,
Бар сәхнәгә нур сипте .
Миңа биргән һәр киңәшең,
Туры юлларга илтте ...


Җырчы китә - җыры кала,
Кала зур дәрәҗәсе.
Бер минут булса да, апам ,
Сине килә күрәсе ...


Икәү җиләккә йөргәннәр,
Онытылмый хәтердә.
Болын чәчкәләрен җыеп,
Куям хәзер кабергә ...


Чардуганыңа тотынып,
Күз яшемне сөртәмен.
Ышанмый күңел ышанмый,
Апам сине көтәм гел...



13 июль, 2017 ел. Галиянең апасы белән соңгы фотосы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100