Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Болгар радиосы” & Ваһапов фонды: “Җанатарларның 12шәр мең акчасы җилгә очты”

Татар дөньясы, эстрада тирәсендәге шау-шу тынып тормый. Берничә көн элек кенә Рәшит Ваһапов фонды рәисе Рифат Фәттахов, “Болгар радиосы”ның “Кайнар хит” хитлар парадының ноябрь ае нәтиҗәләре түгел дигән тәкъдим белән чыкты. Сүз Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовның “Аккошлы күл” җыры турында бара. Төгәлрәк әйтсәк, җанатарларның әлеге пар өчен биргән тавышлары килеп җитмәгән. Шуның аркасында, әлеге җыр абсолют җиңүче була алмады.

news_top_970_100
“Болгар радиосы” & Ваһапов фонды: “Җанатарларның 12шәр мең акчасы җилгә очты”

“Интертат” тавышларның кайда калуы һәм җанатарларның күпме акчасы җилгә очуын ачыклады.

Гөлсирин Абдуллина: “Миңа хит-парадта тавыш биргән халыкның акчасы жәл”

- Без “Болгар радиосы”ның “Кайнар хит” хитлар парадында бик күптәннән катнашабыз, - ди Гөлсирин Абдуллина. - Анда җиңгән вакытлар да, төшеп калган чаклар да булды. Ул вакытта дөреслек сизелмәде дип әйтә алмыйм, барысы да дөрес булды дип беләбез. Чөнки ул вакытта барлык смслар да шул программада күренә иде. Ә бу юлы безгә килгән тавышлар системада күренмәгән булып чыкты. Без аны белмибез: тавышлар барып җиткәнме-юкмы? Һәрхәлдә, безнең иҗатны яратучылар күпләп язды. “Нигәдер безнең смслар бармый, “сбой” дип килә”, - диделәр. Шуннан соң безнең үзебезгә дә кызык булды, тикшеренә башладык. Ни өчен күренми соң ул тавышлар? Ачыкланганча, техник җитешсезлекләр булган.

Минем өчен халыкның акчасы кызганыч. Алар бит шушы җыр өчен, аның хит-парадта билгеле бер урын алуы өчен ышанып акчаларын түгәләр. Ул смс бер-ике сум гына түгел, ә 20 сум! Аны күпләп җибәрә башласаң, шактыйга җыела. Ә безнең кайбер фанатларыбыз арасында 500-600 смс җибәрүчеләр дә бар. Бу бит 10-12 мең сум! Минем күзлектән караганда, тамашачыларның акчасы җилгә очкан дигән сүз. Билгеле, акчасын түләп тавыш бирә икән, ул тавышның сайтта чыгуын тели кеше.

Мине безнең иҗатыбыз өчен тавыш биреп тә, ул тавышларның тиешле урынга барып җитмәве генә кызыксындыра.

Яшермим, без – җырчылар үзебез дә тавыш бирәбез. Әмма җиңмәгәч, елап утырмадым. Хит-парад тәмамлангач, әлбәттә, күңелем төште. Бу халәт берәр сәгать баргандыр. Мин җиңәргә дә, җиңелергә дә өйрәнгән.

Илфар Кәримов: “Бер генә тавыш та югалмады”

“Болгар” радиосының баш мөхәррире әлеге аңлашылмаучанлыкны болай аңлатты:

- Атна башында “Смс тавышлар җибәрәбез, нишләп алар сезнең сайтта күренми?” дип Рифат Фәттахов шалтыратты. “Хәзер белешәбез, ачыклыйбыз, тавышларны кабул итүче “Цифровые технологии” контакт үзәгендә түгелме икән гаеп дигән шик туды. Шалтыраттык. “Барлык тавышлар да килә, кабул ителә, исәпкә алынып барыла, гаеп сайтыгызда” дип җавап бирделәр. Дөрестән дә шулай булып чыкты. “Цифровые технология”дән алынган мәгълүматны сайтта чагылдыра торган программа эшләми булып чыкты. Боларның барысын да аңлатып, Рифат әфәндегә шалтыраттык. “Борчылмагыз, юллаган тавышлар барысы да исәпкә алына, бары тик сайтыбызда гына күренми, тиздән бу кимчелекне төзәтербез”, - дидек. Шуны әйтәсе килә, ул программаның тавышлар юллау һәм кабул итүгә бер катнашы юк, тавышлар ничек килде, шулай килә торды. Тик кайнар хит тапшыруы төгәлләнгәч, Ваһапов фонды “безнең тавышларны урладылар” дигән белдерү белән чыкты. Тавышларны беркем дә урламады, алар туры-туры эфир вакытында шалтыратып бирелгән тавышларга өстәлде. Рифат Ахметовичның бу белдерүеннән соң, социаль челтәрләрдә тавыш бирүчеләр: “Безнең тавышларны исәпкә алмадылар”, - дип комментарийлар калдыра башлады. Соң ул тавышларны исәпкә алмагач, 15 мең тавыш каян җыелган соң, күктән төшмәгән бит инде ул тавышлар. Әйткәнемчә, бу ярыш һәм анда җиңүче һәм җиңелүче була. Бу айда Алия Карачуринаның җанатарлары активрак булып чыкты. Ул берничә йөз күбрәк тавыш җыеп, беренче баскычка күтәрелде. Һәркемнең яраткан җырчысы була, Гөлсирин белән Азатның җанатарлары да, Алиянекеләр дә тавышларын чын күңелдән биргәннәрдер. Шуңа да җырчыларны кимсетеп, ул җиңүгә лаек түгел иде, монысы лаек иде дип кимсетеп комментарийлар язу бер дә матур күренеш түгел. “Кайнар хит”та катнашкан һәр җырчы хөрмәткә һәм җиңүгә лаек. Бер көнлек дөньяда ызгышмыйча, дус тату яшик, - диде Илфар Кәримов “Интертат”ка. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100