Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Болгар радиосы" алып баручысы Рушан Хантимеров өйләнгән

"Болгар радиосы"нда "Авыл сулышы" тапшыруын алып баручы һәм "Яңалыклар" хезмәтендә эшләүче Рушан Хантимеров өйләнгән. Бу хакта “bolgarradiosi” Инстаграм челтәре хәбәр итә. 

news_top_970_100
"Болгар радиосы" алып баручысы Рушан Хантимеров өйләнгән
“13 апрель көнне Рушан сөйгән яры белән никах укытты. Кәләш Рушанның якташы - Апас районы кызы. "Сөйгәнемнең исеме - Рузия. Әниемнең дә исеме Рузия. Тиздән гаиләбездә рәсми рәвештә ике Рузия Хантимерова булачак, Алла боерса", - дип сөйләгән Рушан. 

Яшьләр туйны зурлап үткәрергә теләми. Май аенда язылышып, әлеге вакыйганы якыннары белән генә билгеләп үтәргә җыеналар”, - диелгән Инстаграмда.

Фотодан күренгәнчә, никахны "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин укыган.



Посмотреть эту публикацию в Instagram

"Болгар радиосы"нда "Авыл сулышы" тапшыруын алып баручы һәм "Яңалыклар" хезмәтендә эшләүче коллегабыз Рушан Хантимеров өйләнде! 13 апрель көнне Рушан сөйгән яры белән никах укытты. Кәләш Рушанның якташы - Апас районы кызы. "Сөйгәнемнең исеме - Рузия. Әниемнең дә исеме Рузия. Тиздән гаиләбездә рәсми рәвештә ике Рузия Хантимерова булачак, Алла боерса", - дип сөйләде Рушан. Яшьләр туйны зурлап үткәрергә теләми. Май аенда язылышып, әлеге вакыйганы якыннары белән генә билгеләп үтәргә җыеналар. Яшь гаиләне чын күңелдән котлыйбыз, гаилә бәхете һәм иминлек телибез! #болгаррадиосы #рушанхантимеров

Публикация от "Болгар радиосы" (@bolgarradiosi)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100