Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Болгар кызлары" солисты Айгөл Зәйнуллина вәхшиләрчә үтерелгән Диләрә Мөбәрәкшинаны искә ала: "Үтерүче иректә. Ә син бу дөньяда юк..."

"Болгар кызлары" солисты һәм продюсеры Айгөл Зәйнуллина 13 ел элек фаҗигале төстә вафат булган трио солисткасы Диләрә Мөбәрәкшинаны искә алган.

news_top_970_100
"Болгар кызлары" солисты Айгөл Зәйнуллина вәхшиләрчә үтерелгән Диләрә Мөбәрәкшинаны искә ала: "Үтерүче иректә. Ә син бу дөньяда юк..."
"Авыр... Син булмагач бик авыр! Диләрә Мөбәрәкшина (16.12.1987 - 03.04.2005). Гаделлек кайда? Үтерүче иректә. Ә син бу дөньяда юк...

Тыныч йокла, кадерлем! Бу дөнья шулкадәр рәхимсез һәм гаделсез... Бәлки, анда, күкләрдә, мондагыга караганда яхшырактыр...", - дигән Айгөл Зәйнуллина инстаграмында

 
  • 17 яшьлек Диләрә Мөбәрәкшина 2005 елның 3 нче апрелендә җинаятьче кулыннан һәлак була. Кичке уннар тирәсендә Карьер бистәсендәге өенә кайтып җитте дигәндә генә Диләрәне таныш булмаган бер ир-ат туктата һәм бәйләнә башлый. Бу минутта Диләрә телефоннан иптәш кызы белән сөйләшеп барган була. Трубканың икенче башындагы кыз Диләрәнең ачыргаланып "Бәйләнмәгез миңа, китегез!" дип кычкыруын гына ишетеп кала, шуннан соң телефон сүнә. Кыз тиз генә Диләрәнең әнисенә шалтырата, әнисе, өстенә дә кимәгән килеш, урамга чабып чыга һәм кызының пычак эзләре белән тулы үле гәүдәсенә тап була. Диләрәгә пычак кадаган ир-ат качып өлгерә. Бер тәүлектән соң аны полиция таба. Үтерүченең бер ай элек Марий Элдан Казанга эшкә килгән, элек тә үтерү өчен җаваплылыкка тартылган 37 яшьлек Ихсанов булуын ачыклыйлар. Ул кызны үтерүен болай аңлата: аның Диләрә белән танышасы килгән, әмма кыз баш тарткан. Ихсановны кеше үтерү өчен җинаять җаваплылыгына тарталар. Бүгенге көндә ул инде иректә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100