Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер "Кызык-мызык"ның яшь кәләше "Төнлә йокларга бирми" дип иреннән ник зарланган?

Блогер "Кызык-мызык"ның яшь кәләше "Төнлә йокларга бирми" дип иреннән ник зарланган?

news_top_970_100
Блогер "Кызык-мызык"ның яшь кәләше "Төнлә йокларга бирми" дип иреннән ник зарланган?
Билгеле булганча, блогер Илназ Габидуллин (Блогер "Кызык-мызык") өченче май көнне өйләнде. Аның хатыны Гүзәл шулай ук социаль челтәрләр белән куллана. 

“Сторис” ярдәмендә Гүзәл язылучылары белән аралаша. Язылучыларының берсе аннан: “Ничек хатын ролендә?” - дип сораган. Гүзәл исә: “Бар да яхшы. Төнлә генә йоклатмыйлар”, - дип җавап кайтарган.

Никахлы булгач, ирнең үз хатынын төнлә йоклатмавында бернинди дә гөнаһлы яисә начар адым юк. Шулай да төнлә йокламау турында кычкырып, бәлки хәтта мактанып язу кирәкмидер? Бу сорауны Илназга бирдек. 

Блогер үзе исә: “Ураза бит, шуңа төнлә уятам”, - дип хатынының нәрсә әйтергә теләгәнен аңлатты. Ураза тоту, һичшиксез, мактауга лаек.

Шуны өстәп китәргә була: Илназ өйләнгәч, әлеге яңалык турында үзенең Instagram челтәрендә хәбәр итте. Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов аңа: “Волейболны гына ташлама”, - дип язды. Илназ: “Ярар”, - дип җавап кайтарды.

Әлеге пар атнасына дүрт тапкыр уртак фотоларын куеп, бер-берсенә мәхәббәт аңлата. Димәк, бер-берсен өзелеп яраталар. Күзләр генә тия күрмәсен! 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100