Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Айгөл Тимер: "Токсикоздан бернинди дәва да юк!"

Блогер Айгөл Тимер: "Токсикоздан бернинди дәва да юк!"

news_top_970_100
Блогер Айгөл Тимер: "Токсикоздан бернинди дәва да юк!"
Блогер Айгөл Тимер өченче баласы көтә. Үзенең хәләте турында инстаграмда кызыклы постлар яза. Чираттагызы токсикозга багышланган.

"Икенче кызыбызны көткәндә мин белә идем: монысында бернинди токсикоз да булмаячак! Токсикоз бит ул безнең башта гына була ала! Аның булу-булмавы бездән генә тора! 

Һәм нәрсә дип уйлыйсыз?! Токсикоз беренчесенә караганда да катырак булды! Өчәр көн бернинди ризык та каба алмаган чаклар була иде! Андый чакта: әз-мәз генә ашау, күп су эчү, авызга имбирь кисәге кабып йөрү, саф һавада йөрү ярдәм итә... ди акыллы чыганаклар.

Булыштымы миңа токсикоздан әлегә чаралар?! Юк, әлбәттә!

Өченче баланы көткәндә токсикоз булмаячак дигән "ак кыялар турында хыял" юк иде. Әни әйтмешли, адәм баласы үстерүләре ансат кына була алмый! Мин әзер идем. Һәм ул.... Та-даааам... Тагын килде!

Өченчесендә өченче төрле! Кай көн бернәрсә дә юк, кай көн үземне пешкән йомырка итеп хис итә идем, хәл юк, күңел болгана, бернәрсәгә дә күңел үсми!

Аллаһның рәхмәте, 12-13 атнада токсикозның "т" хәрефе дә калмады! Өчесе белән дә!

Шуңа күрә, "с высоты прожитых лет" шуны әйтә алам! Токсикоздан бернинди дәва да юк! Ашау, саф һавада йөрү әзрәк оныттырып тора ала, ләкин бетерә алмый!

Тагын нәрсә әйтә алам: токсикозның ни икәнен белмәгән Әниләр, сез бармы бу дөньяларда?! Үтергически бәхетле әниләр, минем өчен бу тылсым.

Кызлар, сездә ничегрәк булды токсикоз белән хәлләр? Кайбер әниләргә хастаханәләрдә ятып чыгарга туры килә бит! Аларны уйлап үземә юаныч таба идем!" - дип язган Айгөл.

Блогерның бу посты бик күп комментарийлар җыйган. Айгөлнең инстадашлары үзләре кичергән халәтне тасвирлап язган.

"Мин ике балам белән дә теш чистарта алмыйча интектем. Авызга паста белән щетка алуга тотына идем укшырга", "Мин ике атна буена бер ризык кисәге дә капмадым, Әбүгалисина кебек тамчы су эчеп кенә тордым, анысы да кире чыга иде әле", - дип искә ала әниләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100