Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Без хәзер дүртәү!”: Рәфинә Ганиуллина бәби белән беренче фотоларын күрсәтте

“Без хәзер дүртәү!”: Рәфинә Ганиуллина бәби белән беренче фотоларын күрсәтте

news_top_970_100
“Без хәзер дүртәү!”: Рәфинә Ганиуллина бәби белән беренче фотоларын күрсәтте

Бүген Рәфинә Ганиуллинаны нәни улы белән бәби табу йортыннан өйләренә чыгарганнар. “Выписка”га яшь әти, баянчы Рәзил Камалов белән олы уллары Сөләйманга ияреп Рәфинәнең кыз туганнары да килгән. Каршы алучылар арасында үзе дә күптән түгел икенче тапкыр әни булган җырчы Гөлназ Шәрипҗанова да бар.

Рәфинә сабыйны Казанның Зур Кызыл урамындагы халык телендә “Красный крест” дип аталучы бала тудыру йортында тапкан. Уллары 3870 кг авырлыкта, 56 смлы булып дөньяга килгән. “Чын батыр”, “СөбханАлла”, - дип котлыйлар инстачылар яшь гаиләне.

Рәфинәнең тормыш иптәше баянчы Рәзил Камалов бәбине “Миңа охшаган!” - дип язып куйган. Фотода бәбинең йөзе капланган. Шуңа күрә “Аз гына әнисенә дә охшагандыр инде?” - дип сорау биргәннәр.

Инстачылар бәбине һәм аның әти-әнисен котлап, матур теләкләр язганнар. Аларга без дә кушылабыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100