Бертуган Ганиуллиналарның төпчекләре Гөлсу Аллаһка ышана, ләкин муенына тәре тага

20 Февраля 2018

Укылган: 5311 тапкыр

Автор: Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА
"Биш кыз" төркеменең төпчеге белән"Татар-информ" хәбәрчесе сөйләште.

- Гөлсу, хәерле көннәр. Сине мөселман кызы дип уйлый идем, син тәре тагасың мени?

- Мөселман кызы мин, ләкин соңгы елларда христиан дине белән кызыксына башладым. Мәчеткә дә йөрим, чиркәүгә дә еш барам.


- Алай ике арада йөрү дөрес микән соң?

- Минем өчен нинди диндә булу мөһим түгел. Күңелең чиста булып, Аллаһка йөрәгең белән ышану кирәк. Нинди генә диндә булуыма карамастан, мәчеткә керәмме мин, чиркәүгәме, багышлаган догаларым бер. Үз йөрәгемә ышанып, күңелемне ачып эшлим.

- Христиан дине белән кызыксына башларга нәрсә этәрде сине?

- Тормышымда мине сындырып сынаган ике вакыйга булды. 2016 елда әниебез озак кына үлем белән тартышты, икенче вакыйга турында әлегә сөйләргә теләмим. Менә шулар этәргеч булды.

- Мөселман динен тотып, тәре тагып йөрүегезгә гаиләгез, туганнарыгыз каршы чыкмадымы? Һәрхәлдә, ризасызлык белдерүчеләр булмый калмагандыр...

- Каршы килүчеләр юк, дип әйтә алмыйм. Апаларым тарафыннан да ризасызлык тоям, ләкин аларга ошамаса да, миңа каршы килеп сүз әйткәннәре юк. Шулай булгач, авыз тутырып гаиләм тыныч карый, дип әйтә алам.


Исегезгә төшерик, бертуган Ганиуллиналар тирәсендә җәнҗаллар даими чыгып тора. Берничә ел элек Аиша тәхәллүсе белән җырлап йөрүче Илсөя Ганиуллина "Бирмим мин сиңа" дигән күп мәгънәле җыр җырлап, сәхнәгә ятьмә кебек үтә-күренмәле кием киеп, җәнҗал чыгарды. 2016 елда Резеда Ганиуллина Болгардагы Ак мәчет фонында ярымшәрә килеш биеп җырлады һәм шулай ук җәнҗал куптарды. Биш кызның иң олысы - Рәфинә Ганиуллина - Габделфәт Сафин клибында иңбашларын ачып күрсәтте. 




Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла