Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бергә булсагыз иде ярабби..." Дилә Нигъмәтуллина кабат Марат Мухин белән бергә!

"Бергә булсагыз иде ярабби..." Дилә Нигъмәтуллина кабат Марат Мухин белән бергә!

news_top_970_100
"Бергә булсагыз иде ярабби..." Дилә Нигъмәтуллина кабат Марат Мухин белән бергә!
Дилә Нигъмәтуллина элекке ире Марат Мухин белән фотога төшкән һәм: "Браво, маэстро!!!"- дип язган.

Бу фотоны барлык дуслары да бик охшатканнар. 

"Ничек шушындый матур парлар аерым яши ала? Карап туйгысыз пар бит сез. Карагач, күзгә яшь килә. Икегезне дә тотып кыйнарга кирәк сезне. Бергә булыгыз дип".
"Икегез дә пар килгәнсез. Сафинәне бәхетле итеп, тигез кушылышып бер бәби алып кайтыгыз да, вәссәлам инде. Йөрисез бер сәхнәдә сак белән сок булып".
"Шундый көткән идем шушы мизгелне. Сез яңадан бергә булырга тиеш. Аллаһ Тәгалә сезне бергә яраткан, шуңа күрә юлларыгызны да гел очраштырып тора. Бергә бәхетле булсагыз иде".

Кайберәүләре исә моңа каршы төшкән:

"Диләнең инде бүтән мәхәббәте бар бугай. Ә инде аерылгач та аралашулары бик яхшы".
"Бала-чага түгелләр, 40 яшьлек кешеләргә акыл биреп ятмагыз инде, үзләре белерләр".

Әмма бу парны бергә итәргә теләүчеләр бик көчле аргументларны да эшкә җиккән:

"Бергә генә булсагыз ярар иде, ярабби. Балагыз ятим булмас иде. Мин сезнең өчен борчылам, гел Аллаһ Тәгаләдән сорыйм".

"Рәхмәт әлбәттә борчылганыгыз өчен, әмма сезнең Аллаһ Тәгаләдән аны сорарга хакыгыз юктыр дип беләм", - дип җавап кайтарган Дилә үзе.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100