Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатын зур чүплектән югалган кыйммәтле йөзеген тапкан

Бер хатын зур чүплектән югалган кыйммәтле йөзеген тапкан

news_top_970_100
Бер хатын зур чүплектән югалган кыйммәтле йөзеген тапкан
Американың Техас штаты, Уоксахачи шәһәрендә яшәүче хатынга ярәшү йөзеген табу өчен чүплек хезмәткәрләре булышкан. Ул йөзеген ялгышып чүп чиләгенә ыргыткан булган. Бу турыда lenta.ru сайты яза.

1 ноябрьдә Нелли Кэбин ялгышып чүп чиләгенә ярәшү йөзеген ташлаган. Соңрак ул йөзеге югалганны абайлап ала һәм үз районыннан чүпләрне алып киткән чүплек координаторы Карен Фуллерга шалтырата.

Фуллер аңа чүп машинасы йөртүчесенең тәнәфес алуын әйтә. Бәхеткә, йөзек ташланган капчык әле утилизациягә җибәрелмәгән була. Йөзек фургон эчендә дистәләрчә тонна чүп арасында калган була.

Чүпләрне тарату хезмәтенең өч эшчесе хатынга югалткан бизәнгечен табарга ярдәм итә. Кэбин чүпне соры төстәге капчыкта ташлавын әйтә һәм бу эзләү вакытын шактый киметә. Нибары 10 минут эчендә кирәкле пакетны табалар.

Йөзекне тапканнан соң, хезмәткәрләр аны юа һәм фотога төшереп Кэбинга җибәрә.

“Аларның йөзегемне табуына шулкадәр гаҗәпләндем. Ул минем өчен бик кадерле иде. Бу кешеләр бер таныш түгел кешегә ярдәм итәр өчен берничә тонна чүп актарды. Бу шаккаткыч!” - дигән Кэбин.

Хатын-кыз чүплек хезмәткәрләренә рәхмәт хаты язган һәм аның белән үзенең Facebook аккаунтында да бүлешкән. “Йөрәккә кадерле булган әйберне табу һәм кайтару бик күңелле”, - дигән ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100