Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатын төшендә күргән саннар белән 100 мең доллар джекпот откан

Бер хатын төшендә күргән саннар белән 100 мең доллар джекпот откан

news_top_970_100
Бер хатын төшендә күргән саннар белән 100 мең доллар джекпот откан
Американың Балтимор шәһәрендә яшәүче хатын лотереядә джекпот - 101 000 доллар откан. Бу хатын бәхетле саннарны төшендә күргән булган. Ул лотереядә җиңүне 24 ел көтеп яшәгән, дип хәбәр итә РЕН ТВ каналы.

24 ел элек бу хатын төш күрә. Төшендә аңа бер ир-ат лотереядә оту өчен бәхетле саннарны әйтә. Хатын 24 ел дәвамында шул саннар язылган билетларны ала башлый. Тик отыш кына булмый.

2019 елның маенда ул тагын шундый ук саннары язылган лотерея билеты ала. Бу билетны алганын оныта да, шундый ук номерлар белән тагын бер билет ала. Ике билет аңа 50шәр мең доллар отыш китерә, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100