Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бер генә минутка" җырының авторы Динә Камалетдинова хатирәләрен яңарта: "Бүген гомерлеккә бергә булырга дип гаилә корган иремне җир куенына илтеп куйдылар..."

"Бер генә минутка" һәм башка танылган җырлар авторы, шагыйрә Динә Камалетдинова Вконтакте аккаунтындагы битендә ничек итеп тол калганын, тормыш иптәшен сагынып искә алуы турында язган.

news_top_970_100
"Бер генә минутка" җырының авторы Динә Камалетдинова хатирәләрен яңарта: "Бүген гомерлеккә бергә булырга дип гаилә корган иремне җир куенына илтеп куйдылар..."
"Бүген, 16 сентябрь, гомерлеккә бергә булырга, дип гаилә корган иремне җир куенына илтеп куйдылар. Зират безнең бакча башында гына. 51 көн бүлнистә яткач, өйдә булмавына күнеккән идек инде,тик өмет бар иде әле, терелер, кайтыр, балаларны бергә урнаштырырбыз...

51 көн һәркөнне 9 чакрым Буага барып йөрдем. Өстәмә эш итеп халыктан сөт җыя идем. Барганда сөт машинасы белән уңай булды. Кайтканда җәяү кайтырга да туры килде. Эшкә кайтып өлгерергә дә кирәк бит. Өйдә һәркөн яхшы хәбәр көтәләр...

Кайтып бер төн кунды... Ул ел бик яңгырлы булды, кыр тулы игеннәр сугылмыйча калды, комбайннар җиргә керә алмады. Язын яндырып йөрдек. 5 гектар шикәр чөгендере алган идек, туңга калды. 5 декабрьдә шикәр заводына озатып бетереп кайттык.

Тагын кирәкмәгәнне язып утырам инде,гафу итегез, дуслар..."- дигән Динә Камалетдинова.

"Языгыз Динә ханым, бик теләп укыйбыз. Ничек түзелгән диген шул авырлыкларга, әле өйдә күпме эш көтә... Укыганда, кино караган шикелле, күз алдыннан уза барысы да", "Исән-сау булыгыз! Сезнең язмаларны укырга бик ошый торган бит. Үзеңә сабырлык дәресләре ала торган", - дип язганнар Динә Камалетдиновага.

Динә Камалетдинова - 1946 елның 26 апрелендә Иске Суыксу авылында туган. Ул кече яшьтән шигырьләр яза башлый. Алтмышынчы еллар башында аның шигырьләре район газетасы битләрендә күренә башлый. Күп кенә җыр текстлары һәм шигырьләр яза. Аларның күпчелегенә якташы Фирзәр Мортазин көй яза. Аның җырларын үзешчәннәр дә, танылган артистлар да яратып башкаралар. Аңа тормыш җиңел бирелми: яшьли тол калып, өч баласын һәм ике әнисен (кайнана) тәрбияли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100