Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

БДИны дүрт йөз баллга бирүче Руслан Сәлимгәрәев бөтен Россияне шаккаттырды

Бүген илдәге барлык матбугат чаралары диярлек бу укучы турында яза.

news_top_970_100
БДИны дүрт йөз баллга бирүче Руслан Сәлимгәрәев бөтен Россияне шаккаттырды
Мәскәүдә Руслан Сәлимгәрәев исемле укучы дүрт Бердәм дәүләт имтиханыннан 400 балл җыйган. Бу хакта МК хәбәр итә.

Укучы рус теле, профильле математика, биология һәм химиядән имтиханны йөзәр баллга тапшырган.

Россия Мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы Сергей Кравцов исә биредә “шаккатырлык” берни күрми. “Имтиханны тотрыклы һәм объектив уздыру өчен безгә биш ел кирәк булды. Балалар моны аңлый һәм күп укыйлар, тырышалар”, - дигән ул.

Бүген илдәге барлык матбугат чаралары диярлек бу укучы турында яза. Тарихта беренче тапкыр булган вакыйга, дип хәбәр итәләр.

Бу егет үзе МГУга укырга керергә җыена. Аны укыткан мәктәп директоры да бу вакыйга шаккатырлык түгел дип исәпли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100