Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

БДИны 399 баллга биргән Казан егете кая укырга кергән?

БДИны 399 баллга биргән Казан егете кая укырга кергән?

news_top_970_100
БДИны 399 баллга биргән Казан егете кая укырга кергән?
БДИда 399 балл җыйган Рамил Баһавиев КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтына укырга кергән. Ул галим булырга җыена. Бу турыда Рамил Бөтендөнья татар конгрессының "Дөнья" студиясенә кунакка килгәч әйткән. 

"Балачакта сихерче дә, актер да, спортчы да булырга хыялландым. Хәзер математика өлкәсендә ачышлар, тикшеренүләр ясыйсы килә", - ди ул. 

 

Рамил Баһавиев — Казан егете. Башкаланың Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче номерлы татар гимназиясен тәмамлаган. Татар телендә белем алып, русча имтиханны шундый дәрәҗәдә тапшыруы белән, ул күп сорауларга җавап бирде. Бәхәсне юкка чыгарырлык дәлил китерде. Рамил Баһавиевны Татарстан Президенты министрларга үрнәк итеп куйды, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100