Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Башларыгыз, колакларыгыз нигә селкенми дип кычкырып торуны тыяр идем". Зифа Нагаева журналист Ришат Төхвәтуллинга эстраданы тәнкыйтьләгән

Ришат Төхвәтуллин журналист һөнәрен үзләштергән. Зифа Нагаевадан интервью алып, инстаграмга элеп куйган. Шул сәбәпле, без Ришатны "журналист" дип атый алабыз дип уйлыйбыз.

news_top_970_100
"Башларыгыз, колакларыгыз нигә селкенми дип кычкырып торуны тыяр идем". Зифа Нагаева журналист Ришат Төхвәтуллинга эстраданы тәнкыйтьләгән


Ришатның “Клуб һәм банкет чараларының сәхнәгә күчүе турында нәрсә уйлыйсыз?”, дигән соравына Зифа ханым болай дип җавап бирде:

“Бервакыт безнең татар-башкорт эстрадасында артистларыбызның банкетка барып җырлап кайтулары модага кереп китте. Халык ярата бит мәҗлесләрдә утырырга, димәк сәхнәдән мәҗлес дәрәҗәсендә җырласаң, аралашсаң, тамашачыны җәлеп итеп була дигән фикер дә йөри башлады. Бу бит артистларның күпләренә бик отышлы да булды. Күпләре үзләрен шулай итеп таптылар”, - ди ул.

Зифа Нагаева үзе дә банкетларга йөрүе турында әйтте. Ләкин, аның сүзләренчә, банкетларда җырлау ул гаиләнең матди ягын гына кайгырту һәм аны сәнгать белән бутарга ярамый.

“Зур мәдәният сарайларын тутырып, тамада роленә кереп, утларны куеп, бишәр-алтышар көнлек концертларны уздыралар. Алай гына да түгел, җыр җырлаган арада нинди җыр тыңлаганнарын аңлап та булмый. Мин хәтта сәхнәдән куплет башлану белән “Уфа, син кайда? Казан, мине ишетәсеңме? Кулларыгыз, аякларыгыз кайда? Башларыгыз, колакларыгыз ник селкенми?” дип өч куплет буена кычкырып торуны тыяр идем. Халык шуңа күпме ныграк чырылдап, акырып җавап бирә, димәк шулкадәр син аны җиңгәнсең дигән фикер белән сәхнә артына чыгып китүләр дә башланды”, - ди ул.

“Бу - авыру, бу - чир, бу - мәңгелек түгел, - сүзен дәвам итә Зифа ханым. – Бу сәхнәдә комплексовать итү, үзеңне эзләп таба алмау дигәнне аңлата һәм бу халәт безнең сәнгатебезне артка сөйри. Шуңа күрә “Зыялы тамашачылардан артка калмыйк!” - дип сәхнәдә көч салучы егет-кызларыбызны көтеп калабыз”.
Посмотреть эту публикацию в Instagram

Зифа Нагаева мой кумир. Эта талантливая и энергичная женщина успевает все: обеспечивает песнями всю татарскую и башкирскую эстраду, выпускает шикарные передачи на телевидении, гастролирует, строит дом, занимается спортом, можно и дальше перечислить. Пользуясь случаем я тоже решил у неё научиться хотя бы брать интервью. Что из этого получилось судить Вам. Зифа Нагаева минем кумир. Бу үтә дә сәләтле һәм гайрәтле ханым бар нәрсәгә дә өлгерә кебек: бөтен татар-башкорт эстрадасын зәвыклы җырлар бн тәэмин итеп тора, телевидениеда сыйфатлы тапшырулар эшли, иҗади сәфәрдә йөрергә дә өлгерә, йорт та тези, спорт белән дә шөгыльләнә, саный китсәң бик күп! Мөмкинлектән файдаланып, Зифа ападан интервью алырга булса да өйрәнергә булдым. Килеп чыгамы, юкмы, монсын инде сез хөкем итәрсез! #ришаттухватуллин #rtgroup #зифанагаева

Публикация от Ришат Тухватуллин (@rishat_thv)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100