Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бари Алибасовның песие кунг-фу мәктәбенә качкан

Бари Алибасовның песие кунг-фу мәктәбенә качкан

news_top_970_100
Бари Алибасовның песие кунг-фу мәктәбенә качкан
Узган атнада танылган продюсер Бари Алибасов химикат эчеп агуланган иде. 12 июньдә аның фатирына журналистлар килеп тулгач, Бари Кәримовичның песие чыгып качкан булган. Бүген песине якында урнашкан кунг-фу спорт мәктәбендә тапканнар. Бу турыда РИА Новости агентлыгына Алибасовның пиар-директоры Вадим Горжанкин сөйләгән.

Чуча югалгач, Алибасовның улы акчалата бүләк бирәбез дип ышандырган. Шуннан соң 13 июньдә билгесез ир-ат Алибасов песиен таптым дип, бер песине офиска китергән. Аңа 800 мең сум акча бүләк итеп биргәннәр. Соңрак бу песинең Чуча булмавы ачыкланган. 
 

Бу көннәрдә Канада сфинксы токымлы Чуча күршедәге спорт мәктәбендә яшәп торган. Аны мәктәп спортчылары да яратып өлгергән. Песигә куркыныч янамый. Аны тапкан кеше бүләк итеп акча алудан баш тарткан. "Игелекле эшләр меңе белән кайтарыла", - дип әйткән ул.

Бари Алибасов исә хәзерге вакытта хастаханәдә дәвалана. Табиблар аның үңәче һәм ашказаны пешүен ачыклаган. Шактый гына аңсыз ятканнан соң, Бари Кәримович айныган. "Ул биш яшьлек бала кебек сөенде", дип хәбәр итте "Вести" каналы.

Бари Алибасов аңына килүгә, Чучаны сораган булган. Тик аңа песинең югалуын әйтми торганнар. Хәзер исә, бәхеткә, песи табылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100