Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бари Алибасовның директоры җырчының агулануын халыкны җәлеп итәр өчен уйлап табылган спектакль дип атаган

Бари Алибасовның директоры җырчының агулануын халыкны җәлеп итәр өчен уйлап табылган спектакль дип атаган

news_top_970_100
Бари Алибасовның директоры җырчының агулануын халыкны җәлеп итәр өчен уйлап табылган спектакль дип атаган
Бари Алибасовның PR-директоры Вадим Горжанкин, җырчының агулануын алдан әзерләнгән шоу дип атаган.

"Вечерняя Москва" газетасына интервьюда Вадим Горожанкин: "Массакүләм мәгълүмат чараларын һәрвакыт "ашатып" торырга кирәк. Матбугат секретаре журналистларга кирәк әйберне белеп, шуны тәкъдим итәргә тиеш", - дигән. 

Аның әйтүенчә, илдәге шоу-бизнес кризис кичерә. Хәтта зур йолдызлар да игътибардан читтә кала башлаган. Хәтта шундый йолдызлар да зал җыя алмый. Шул сәбәпле, йолдызларның керемнәре кими.

Ул моның сәбәбен пиар директорларының дөрес эшләмәве белән аңлата. 

"Сүнеп баручы йолдызлар кемдер шалтыратыр, концертка чакырыр, интервью сорар дип көтә. Әмма бу сирәк була һәм пассив позиция игътибарның кимүенә китерә", - ди ул. Ә Горожанкин "На-На" төркеменең позициясе актив булуын әйтә. 

"Һәр вакыйганы да "сатарга" була. Без кешеләрнең нәрсә теләгәнен беләбез һәм аларга шуны бирәбез, моны гаеп эш дип санамыйбыз. Мондый игътибар турында барлык йолдызлар да хыяллана. Бу шәхси тормыштагы вакыйгаларны, хәтта аларның ямьсезләрен дә, реклама итеп файдалану үрнәге", - ди директор. 

Директор әйтүенчә, мондый алымга теләсә кем бармый. Бари Алибасов - эпатаж кеше, гауга чыгаруып яши. Шуңа да аны эффектлы рәвештә файдаланып була. Шул сәбәпле, пиар директор Бари Алибасовның агулануыннан "озакка сузылган сериал" әзерләгән. "Безнең бу тарих әле тәмамланмый. Бу дәвамлы шоу" дигән ул. 

Алибасов торба агулый торган химикат эчеп агуланган дигән хәбәр чыккач, бер-бер артлы гаҗәп яңалыклар пәйда була башлады. Аның мәчесе югалганы, мәчене табучыга 800 мең сум акча бирүләре турында билгеле булды. Аннары кемдер башка мәчене китереп, 800 мең сумны урлавын хәбәр иттеләр. Бари Алибасовның мәчесе кунг-фу үзәгендә табылды дигән хәбәр чыкты. Алибасов Малахов тапшыруында чыкты, аны акылдан язган итеп күрсәттеләр - ул карбыз кисәкләре ата һәм Малаховка төкерә. Тапшыруда Алибасов "теге дөньяда" булган чагында нәрсәләр күргәнен сөйләде. 

Соңгы яңалык - Бари Алибасов "Брат-3" фильмында уйнаячак, имеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100