Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бари Алибасов улын мирас милкеннән мәхрүм итәргә уйлый

Бари Алибасов улын мирас милкеннән мәхрүм итәргә уйлый

news_top_970_100
Бари Алибасов улын мирас милкеннән мәхрүм итәргә уйлый
Торба чистарта торган сыекча эчеп агуланган һәм тернәкләнеп килгән Бари Алибасов "Россия 1" телеканалына беренче интервьюсын биргән. Интервьюда ул улын мирас милкеннән мәхрүм итәргә җыенуын белдергән.

Продюсер сүзләренчә, берничә көн элек улы аңа васыятьнамә буенча сөйләшер өчен килгән. Һәм Бари Алибасов аны мәңгегә гаиләдән куып чыгарырга кирәк дигән карар кабул иткән.

Бари Алибасов яшь чактагы авырлыкларын исенә төшергән - аңа ул вакытта акчаны экономияләргә, кибетләрдә сдачаны санап алырга туры килгән, әмма ул беркайчан да әти-әнисеннән акча сорамаган.

Искәртеп үтик, Алибасов агулангач, улы аның янында булды, журналистлар белән элемтә тотты, сорауларга җавап бирде, әтисенең хәле турында сөйләп торды. Хастаханәдә Бари Алибасовны хатыны Лидия Федосеева-Шукшина карады. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100