Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бари Алибасов чит илдә дәваланырга мөмкин

Бари Алибасов чит илдә дәваланырга мөмкин

news_top_970_100
Бари Алибасов чит илдә дәваланырга мөмкин
Бари Алибасов тернәкләнү курсларын Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтында үткәннән соң, дәвалануын Европада дәвам итә алачак. Бу хакта ВЦ каналына биргән интервьюсында продюсерның улы әйткән. 

“Мөгаен, чит илдә тернәкләнү курслары кирәк булыр Анда дәваланган кешеләрнең тарихларын табарга мөмкин. Бәлки, анда Склифосовскийга караганда яхшырактыр. Бу бит Европа”, - дигән ул. 

Продюсерга дәвалануның беренче этабында медик ярдәм әйбәт күрсәтелде, бу очракта Склифосовский исемендәге ФТИ хезмәткәрләренең тәҗрибәсе чит илдәгенекенә тиң (чит илдәгедән алда тора), дип әйткән кече Алибасов. “Европада үзебезнең Склифосовскийга караганда яхшырак белгечләр табарга мөмкин дип уйламыйм. Тәмле су шешәсе рәвешендә ясалган “Белизна” яки “Крот” эчү ихтималы Европада яисә Америкада кимрәк”, - дигән ул.
  • Бари Алибасов 4 июнь кичендә торба чистарта торган сыекча эчеп агуланган иде. Табиблар аның хәлен бик авыр дип бәяли. Барис Алибасовның үңәче һәм ашказаны янган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100