Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Балаларны да махсус ясыйбыз": җырчылар Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар урын өстендә кочаклашып яткан фото күрсәтте

"Балаларны да махсус ясыйбыз": җырчылар Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар урын өстендә кочаклашып яткан фото күрсәтте

news_top_970_100
"Балаларны да махсус ясыйбыз": җырчылар Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар урын өстендә кочаклашып яткан фото күрсәтте
Гөлназ Шәрипҗанова ире Илсурны туган көне белән котлый. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язды.

"Хәерле иртә, җаным, Илсур. Хәтерлисеңме, нәкъ шулай башланган иде безнең гаилә тормышы. 22 яшьлек яшь егет идең, хәзер инде син яраткан әтиебез, минем гомерлеккә сөйгән ярым - син!

Артка юл юк. Балалар уртак, кредит/ипотека уртак, язылышу турында таныклыкны күптән яшереп куйдым инде.

Туган көнең белән, Әтика. Без сине бик яратабыз, исән-сау бул, җаным", - дип яза Гөлназ. 

 

Бу сурәттә Гөлназ белән Илсур ап-ак урын-җир өстендә яталар. Аларның иңбашлары ялангач, киемсез кебек күренәләр. Постта геолокация "Городская клиническая больница №18" дип язылган.

Инстачыларның бер өлеше котлауларга кушылган. Башкалары исә ялангач төшкән һәм төрле фикер тудыра торган сурәтне күреп, канәгатьсезлек белдерә.

"Ну хәзер китте заманча котлаулар. Юрган астын гына калды төшереп куясы! Балалар анысын да эшләмәс дип эйтеп булмас, ата-анасыннан уздыра яшьләр! Аллаһ Үзе гафу итсен бәндәләрен", диләр.

"Махсус куялар бит инде бу фотоларны, фикер алышу барсын өчен, онытмыйк тагын аларны", - дип яза бер инстачы.

Гөлназ Шәрипҗанова бу комментарийга җавап биргән. "Без әле махсус ятабыз һәм йоклыйбыз. Балаларны да махсус ясыйбыз", - дигән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100