Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бөтен тишектән төтен чыкты": Илсөя Бәдретдинова Фирдүс Тямаев кушканны эшләп алданган

"Бөтен тишектән төтен чыкты": Илсөя Бәдретдинова Фирдүс Тямаев кушканны эшләп алданган

news_top_970_100
"Бөтен тишектән төтен чыкты": Илсөя Бәдретдинова Фирдүс Тямаев кушканны эшләп алданган
Җырчы Фирдүс Тямаевның, кызыл борыч ашап, инстаграмда флешмоб уздырганын хәтерлисезме? Ул вакытта Фирдүс барысын да алдаган икән бит. Ул ашаган кызыл борыч ачы булмаган. Ә Фирдүс кушканга кызыл борыч ашаган Илсөя Бәдретдинова чыннан да яндыра торганын ашаган.

Алдануын Илсөя бүген белеп алган. Бер ай узгач, Фирдүс аңа дөресен сөйләгән.

Ул вакытта хәл болай булды: Инстаграмга элгән видеосында Фирдүс, күзен дә йоммыйча, бер кызыл борычны ашап бетерде. Борычны тешләгән саен бер фамилия әйтә торды: Ришат Төхвәтуллин, Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров. Бу коллегаларын да ул кызыл борыч ашарга өндәде. Флешмобка Илсөя Бәдретдинова бик теләп кушылды. "Фирдүс, мин мондый әйбер белән көн саен чәй эчәм" дип мактанып, бер кызыл борычны ашап бетерде.

"Мин бит чынлап ашадым, ужаа-аас! - дип гаҗәпләнгән бүген Илсөя, алданганын белгәч. - Фирдүс мине алдарга мөмкин түгел дип уйлап..." Илсөя белән Фирдүс арасындагы "разборка" инстаграмга эленгән. 

"Мин аны ачы борыч дип әйтмәдем бит!" - ди Фирдүс. 

"Күз яшьләреңне чыгардың бит! Ничек шулай булдырасың син?" - дип ачулана Илсөя. 

"Мин бит кызыл борыч ашадым. Холодильникны ачкач, күкәйләр янында ята ул, аны безнең өйдә беркем ашамый. Ул әзрәк кипкән, кипкәчтен, ул тагын да ныграк ачылана икән. Күздән яшьләр бәреп чыкты, бөтен тишектән төтен чыга, ашыйм бит! Фирдүс ашады дип ашыйм", - дип сөйли Илсөя.

"Ииии, братан. И яратам да шушы братанны" дип, Фирдүс Илсөяне кочаклап ала. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100