Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразованың төпчек кызы Кәмиләгә – 7 яшь!

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Инстаграм сәхифәсендә шатлыклы вакыйгасы белән уртаклаша.

news_top_970_100
Гүзәл Уразованың төпчек кызы Кәмиләгә – 7 яшь!
“Бүген безнең нәни кошчыгыбыз Мәмилүшканың туган көне.

Балакаем! Күз нурыбыз! Бәхетле була күр! Тормыш синең өчен бары тик матур һәм күңелле мизгелләрдән генә торсын. Ак бәхетле мул тормышта яшәвеңне телибез. Сау-сәламәт бул, безне һәрчак сөендер!

Син хәзер инде зур, 7 яшь сиңа, тиздән мәктәпкә барасың. Тырышып, яхшы билгеләргә укы, өлкәннәрне хөрмәт ит. Уңышлар сиңа балакаем, Кәмилә!” – дип язган Гүзәл Уразова.

“Әтисе кызы ахры, бик охшаган әтисенә, бәхетле бала булсын, Ходаем, тигезлектә үстерегез”,  “Гүзәл, бәби тапкан көнең белән сине! Балаларга бәхет теләп яши әти-әниләр. Тигезлектә саулык белән үтсен безнең гомерләр. Кәмиләне туган көне белән. Акыллы, тәүфыйклы, миһербанлы булсыннар. Иң изге теләкләр”, “Котлыйм сине, үскәнем. Бәхетле балачак сиңа, ак җәймә юлларыңа, чибәркәй”, - дип теләгәннәр җырчының инстадуслары.

Без дә котлауларга кушылабыз! Кәмиләгә сәламәтлек һәм укуында зурдан-зур уңышлар телибез!

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бүген безнең нәни кошчыгыбыз Мәмилүшканың туган көне. Балакаем! Күз нурыбыз! Бәхетле була күр! Тормыш синең өчен бары тик матур һәм күңелле мизгелләрдән генә торсын. Ак бәхетле мул тормышта яшәвеңне телибез. Сау-сәламәт бул, безне һәрчак сөендер! Син хәзер инде зур, 7 яшь сиңа, тиздән мәктәпкә барасың. Тырышып, яхшы билгеләргә укы, өлкәннәрне хөрмәт ит. Уңышлар сиңа балакаем, Кәмилә! ⠀ Ин матур кулмәк: @love.story.kids Ресторан: @grandcafeflambelle ⠀ #гузельуразова #камиллахакимова #уразовадети #уразовакидс

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100