Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бәби алып кайткач, бетә ул, матурым". Гөлсирингә бетчә чыккан

Ваһапов фестивале лауреаты, яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина Инстаграм битенә бетчә чыккан фотосын керткән һәм халыктан аны бетерү ысулын сораган.

news_top_970_100
"Бәби алып кайткач, бетә ул, матурым". Гөлсирингә бетчә чыккан
"Дуслар, шундый эссе көннәрдә нәкъ маңгай уртасына йөземне матурлап сыткы (бетчә диләр бездә) чыкты. Нишләргә? Ярдәм итегез әле", - дип киңәш сораган Гөлсирин Абдуллина.

Гөлсирингә кайберәүләр шаяртып: "Маңгай күзе ул", "Мәхәббәт бетчәсе ул", "Иптәшегез белән кети-мети уйнасаң, бетә инде ул", "Бәби алып кайткач, бетә ул, матурым", "Сезне, мөгаен, котларга да буладыр", "Миңа шалтырат", - дип язучылар да бар.

"Сытарга", "Гөлсирин апа, мин, гадәттә, фотошоп белән бетерәм", "Юк-бар кремлар, мазьлар алыр өчен аптекка, кибеткә чыгып чапмаска: дегтярный сабын белән буяп, вак тоз белән нык басмыйча, по круговой ышкырга! Иң мөһиме онытмагыз: еш кына чиста су эчәргә", "Биттәге бетчәләргә тимиләр, ямьсез булып калыр, үзе бетәр", "Әй, ярар сана, бетәр әле, зато күз тими", - дип киңәш биргәннәр яшь җырчыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100