Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев әнисенең хәле ничек?

Азат Фазлыев әнисенең хәле ничек?

news_top_970_100
Азат Фазлыев әнисенең хәле ничек?
Җырчы Азат Фазлыевның әнисе Зөлфирә ханымның яман шеш авыруыннан интегүе һәм Төркиядә дәвалануы турында язган идек. Зөлфирә ханымны дәвалау өчен 10 миллион сум акчаны хәйрия акциясе уздырып җыйдылар. Төркиядә табиблар Зөлфирә ханымга сөяк мие күчереп утыртырга тиешләр. Азатның әнисе клиникага барып, диагнозын раслады, беренче дәваланулар алды инде. Хәзер донор көтә икән. Бу хакта инстаграмында Азат язган.

"Әниемнең хәлләрен сорап бик күп сораулар килә. 7 гыйнвар көнне Әни өйгә кайтты. Хәле Аллага шөкер. Донор эзләү 2-3 айга сузыла диделәр, шуңа табиблар кайтып торырга куштылар. Алла бирса, донор булгач та кире Истанбулга китәбез. Әнинең хәефе яхшы. Ел буе температура булды, көн саен. Температура төште, канында инфекция булган. Алла бирса, операцияне дә җиңәрбез! Рәхмәт сезгә, дуслар!" - дип язган Азат Фазлыев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100