Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев әнисен дәвалауга җыелган акчаларны авыру балаларга тапшырган

Җырчы Азат Фазлыевның әнисе Зөлфирә ханымның яман шеш авыруыннан интегүе һәм Төркиядә дәвалану узганы турында язган идек. Төркиядә табиблар Зөлфирә ханымга сөяк мие күчереп утыртырга тиешләр иде. Азатның әнисе клиникага барып, диагнозын раслады, беренче дәваланулар алды инде. Чит ил табиблары аңа химия биргән. Әлегә ул өч ай шуны эчә. Бүгенге көндә Фазлыевлар гаиләсе донор көтә икән. Бу хакта җырчы Инстаграмында язган.

news_top_970_100
Азат Фазлыев әнисен дәвалауга җыелган акчаларны авыру балаларга тапшырган
- Кадерле дуслар! Табибларның әнигезгә тиз арада операция кирәк дигән сүзе дөньябызның астын-өскә китерде. Нишләргә дә белмичә калдык. Әнә шулчакта без сезгә, хөрмәтле дусларыбызга мөрәҗәгать иттек. Гаиләбезгә килгән бу кайгыны үзенеке кебек кабул итүчеләр күп булды. Безне хөрмәт итүчеләр күплегенә күңел сөенде. Һәркем өчен әни иң якын кеше. Безгә гомер биргән, өчебезне дә аякка бастырган газиз кешебезне югалтудан курыктык. Ничек кенә булса да яшәтәсебез килде. Әле дә без әниебез өчен барысына әзер. Тик ул яшәсен, авыртмасын, сызланмасын гына! Белгәнегезчә, әни Төркиягә барып кайтты. Организмындагы ялкынсыну процессын бетереп булды. Чит ил табиблары аңа химия бирде. Әлегә ул өч ай шуны эчә. Әнигә зур сумма кирәк булгач, хәйрия чаралары узды, картага акча күчерүчеләр булды. Кызганыч, өч баласының берсе дә донор буларак туры килмәдек. Әле дә әнигә донор эзлиләр. Үзебез бурычка алган миллоннарны әни өчен тотабыз, - дип язган җырчы.



Азат Фазлыев халыктан җыелган акчаны авыр хәлдә булган балаларга таратулары хакында да язган.

- “Ватаным Татарстан” газетасында язмышлары бәян ителгән балаларны тәкъдим итте. Барысы да ярдәмгә мохтаҗ аларның. Мин үзем һәр гаиләдәге сабыйны күрдем, аларга чынлап та ярдәм кирәклегенә инандым. Бу адымга мин бик озак килдем. Кешедән җыйган акчаларның авыру балаларга ярдәме тисен, дидем. Әле бит акча җыю гына түгел, Аллаһы Тәгалә алдында алар өчен җавап та тотасы бар. Әлеге акчаларда өлеше булган һәркемгә Ходай савабын бирсен, эшләгән игелекләрегез меңе белән әйләнеп кайтсын! Газиз кешеләрегез, якынарыгыз, балаларыгызга авырырга язмасын! Барыгыз алдында башыбызны иябез, - дигән ул.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кадерле дуслар! Табибларның әнигезгә тиз арада операция кирәк дигән сүзе дөньябызның астын-өскә китерде. Нишләргә дә белмичә калдык. Әнә шулчакта без сезгә, хөрмәтле дусларыбызга мөрәҗәгать иттек. Гаиләбезгә килгән бу кайгыны үзенеке кебек кабул итүчеләр күп булды. Безне хөрмәт итүчеләр күплегенә күңел сөенде. Һәркем өчен ӘНИ иң якын кеше. Безгә гомер биргән, өчебезне дә аякка бастырган газиз кешебезне югалтудан курыктык. Ничек кенә булса да яшәтәсебез килде. Әле дә без Әниебез өчен барысына әзер. Тик ул яшәсен, авыртмасын, сызланмасын гына! Белгәнегезчә, әни Төркиягә барып кайтты. Организмындагы ялкынсыну процессын бетереп булды. Чит ил табиблары аңа химия бирде. Әлегә ул өч ай шуны эчә. Әнигә зур сумма кирәк булгач, хәйрия чаралары узды, картага акча күчерүчеләр булды. Кызганыч, өч баласының берсе дә донор буларак туры килмәдек. Әле дә әнигә донор эзлиләр. Үзебез бурычка алган миллоннарны әни өчен тотабыз. Ә инде халыктан җыелган акчаны без бүген авыр хәлдә булган балаларга таратырга булдык. “Ватаным Татарстан” газетасында язмышлары бәян ителгән балаларны тэкъдим итте.Барысы да ярдәмгә мохтаҗ аларның. Мин үзем һәр гаиләдәге сабыйны күрдем, аларга чынлап та ярдәм кирәклегенә инандым. Бу адымга мин бик озак килдем. Кешедән җыйган акчаларның авыру балаларга ярдәме тисен, дидем. Әле бит акча җыю гына түгел, Аллаһы Тәгалә алдында алар өчен җавап та тотасы бар. Әлеге акчаларда өлеше булган һәркемгә Ходай савабын бирсен, эшләгән игелекләрегез меңе белән әйләнеп кайтсын! Газиз кешеләрегез, якынарыгыз, балаларыгызга авырырга язмасын! Барыгыз алдында башыбызны иябез. Ярдэм иткэн балалар @gulnaziarullina7847 @gulziraminnullina @timfazliev Миронов Владислав Дмитриевич, @leisan1231 @tazetdinova51 @dianashagieva2015

Публикация от Азат Фазлыев (@azatfazlyev)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100