Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев гаилә кризисыннан бер айда 16 килограммга ябыккан

Азат Фазлыев гаилә кризисыннан бер айда 16 килограммга ябыккан

news_top_970_100
Азат Фазлыев гаилә кризисыннан бер айда 16 килограммга ябыккан
Җырчы Азат Фазлыев үз гаиләсендәге кризис вакытын исенә төшергән. Бу хакта ул Инстаграмда үз сәхифәсендә язган.

“Кризислар - һәр гаиләдә була торган хәл. Без дә искәрмә түгел. Әмма иҗатта да, эштә дә бергә булгач, шундук бер-беребезгә юл куеп, тиз арада каршылыклардан чыга беләбез. Озак вакыт сөйләшмичә йөри алмыйбыз.

“Без идеаль гаилә, без бер дә талашмыйбыз”, - дип яшәгән парларны белмим, андыйлар юк ул! Алай дип әйтсәләр дә, ул ялган сүз. Безнең гаиләгә ул кризис дигәне 7 ел яшәгәннән соң килде. Бәлки гаеп минем өстә дә булгандыр. Мин бит артык иҗади кеше: күктә очып йөрим, ә Алсу җирдән йөри. Минемчә ничек?! Гади һәм җиңел. Ә Алсу барлык нечкәлекләрен уйлап: тукта әле, алай гына түгел, ди. Шул рәвешле аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты.

 Әмма, бернигә карамастан, без гаиләне саклап калдык. Ул вакытта балалар да күзгә күренми башлаган иде. Бернәрсә дә кызык түгел. 1 ай эчендә 16 килограммга ябыктым. Күпләр: “Бозым түгел микән?” – дә диде. Андый әйбергә элек ышанмаган булсам, әби өшкергәннән соң үз аңыма кайткач, ышана башладым.

Төрле хәлләр була. Әмма гаилә, аны саклап калу - беренче урында! Алсуга рәхмәтлемен, аның зирәклеге һәм акылы ярдәмендә бүген без бергә!" - дип күңелен бушаткан ул. 

Җырчыларның инстадуслары аларның гаиләсенә соклануларын белдергән комментарийлар калдырган. Араларында менә мондыйлары да бар:

“Молодец, Азат туганым! Менә бу ичмасам чын ирләрчә! Хатынны тыңлап, бердәм булып яшәсәң гаилә сакланачак”;

“Искиткеч үрнәк гаилә. Андый кризис килә калса, шушы постны искә төшерәсе булыр. Гомумән, Алсу Фазлыеваны бөтен хатын-кызга үрнәк итеп куяр идем”.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кризислар - һәр гаиләдә була торган хәл. Без дә искәрмә түгел. Әмма иҗатта да, эштә дә бергә булгач, шундук бер-беребезгә юл куеп, тиз арада каршылыклардан чыга беләбез. Озак вакыт сөйләшмичә йөри алмыйбыз. “Без идеаль гаилә, без бер дә талашмыйбыз”, - дип яшәгән парларны белмим, андыйлар юк ул! Алай дип әйтсәләр дә, ул ялган сүз. Безнең гаиләгә ул кризис дигәне 7 ел яшәгәннән соң килде. Бәлки гаеп минем өстә дә булгандыр. Мин бит артык иҗади кеше: күктә очып йөрим, ә Алсу җирдән йөри. Минемчә ничек?! Гади һәм җиңел. Ә Алсу барлык нечкәлекләрен уйлап: тукта әле, алай гына түгел, ди. Шул рәвешле аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты. Әмма, бернигә карамастан, без гаиләне саклап калдык. Ул вакытта балалар да күзгә күренми башлаган иде. Бернәрсә дә кызык түгел. 1 ай эчендә 16 килограммга ябыктым. Күпләр: “Бозым түгел микән?” – дә диде... Андый әйбергә аныңчы ышанмаган булсам, әби өшкергәннән соң үз аңыма кайткач, ышана башладым. Төрле хәлләр була. Әмма гаилә, аны саклап калу - беренче урында! Алсуга рәхмәтлемен, аның зирәклеге һәм акылы ярдәмендә бүген без бергә! Сезнең гаилә кризисларны ничек җиңде? Яисә урап уза алдыгызмы? Нәрсә ярдәм итте? #азатфазлыев #алсуазатфазлыевлар

Публикация от Азат Фазлыев (@azatfazlyev)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100