Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айзилә Батырханова "Яшьләр тукталышы"ннан кая китә?

"Яшьләр тукталышы" тапшыруы алып баручысы Айзилә Батырханова инстаграмда "Минем дә дүрт еллык тукталышым азагына якынлашты. "Яшьләр тукталышы" миңа бик күп танышулар бүләк итте. Рәхмәт сезгә", - дип, саубуллашу сүзләре язып куйган. 

news_top_970_100
Айзилә Батырханова "Яшьләр тукталышы"ннан кая китә?
- Айзилә, инстаграмда саубуллашу сүзләре язып куйгансың, әллә телевидениедан бөтенләй китәсеңме?

- Юк, телевидениедән китмим. Тик “Яшьләр тукталышы” проектыннан китәргә булдым.

- Нигә китәсең? Туйдырдымы әллә?

- Юк, туйдырмады. “Яшьләр тукталышы” – ул яшьләр һәм яшүсмерләр өчен дип эшләнелгән проект иде. Анда без яшүсмерләр өчен кызыклы булган вакыйгаларны яктырттык. Шуны да әйтергә кирәк: кеше бер урында гына тапталып торырга тиеш түгел, үсәргә кирәк. Менә мин дә үземнең тормышымда шундый этап икәнен сиздем һәм яңа адым ясарга булдым.

- “Яшьләр тукталышы”ннан кая күчәргә булдың?

- Әлегә бу сер булып калсын. Чөнки алдан кычкырган күкенең башы тишелә, ди. Моны инде яңа сезоннан күреп булачак.

- Хәзер партнерың Иван үзе генә алып барачакмыни тапшыруны? Сезне бергә күрергә өйрәнгән тамашачы борчылыр инде.

- Юк, Ваня шулай ук тиздән бу проекттан китәчәк. Ул инде бераз вакытны сузарга булды, ул августта китәчәк.

- Димәк, тапшыруның составы бөтенләй алмашыначак?

- Әйе, безнең “Ваня-Айзилә” тандемы шулай итеп бетәчәк.

- Телевидениегә ничек килеп кердең? Бүтән өлкә белән кызыксынмадыңмы?

- Телевидениегә мин моннан дүрт ел элек, 2015 елда килеп кердем. “Дулкыннар” бәйгесе аша мине күреп алдылар һәм чакырдылар. Минем белгечлегем дә филология. Шуңа күрә йә журналистика, йә телевидение, йә бүтән төрле тел белән бәйле җиргә урнашасым көн кебек ачык иде. Икенче курсны бетергән вакытым иде ул минем. Читтән торып уку бүлегенә күчмәдем, көндезге бүлектә укыдым. Шулай укып-эшләп йөрдем. Тормышымда “Яшьләр тукталышы” булу белән мин бик бәхетле, чөнки ул мине бик күп нәрсәгә өйрәтте. Гомумән, телевидениега юл ачты. “Яшьләр тукталышы” – тормышымдагы иң якты мизгелләрнең берсе иде.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

4 года я рассказывала Вам о самых ярких моментах жизни молодежи в программе "Яшьләр тукталышы" мы с вами узнавали много нового и интересного) Спасибо, что полюбили меня через этот проект Минем дә 4 еллык тукталышым азагына якынлашты "Яшьләр тукталышы" миңа бик күп яңа танышулар бүләк итте Рәхмәт Сезгә . . Һәрбер кеше үсә, тормышында яңа тукталышлар барлыкка килә. Минем тормышымда "Яшьләр тукталышы" булу белән мин бик бәхетле #айзилябатырханова #телеведущая #тнв

Публикация от Айзиля Батырханова (@aizilyabatrkhanova_tv)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100