Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыров: Әти-әниләр алкогольсез туйга каршы

"Татар радиосы"баш мөхәррире Айваз Садыров үзенең Инстаграм челтәрендә хәләл туйлар турында яза.

news_top_970_100
Айваз Садыров: Әти-әниләр алкогольсез туйга каршы
"Шушы арада мин аралашкан яшьләрнең туйларын бик тә хәләл һәм алкогольсез уздырасы килә. Тик әти-әниләре моңа аяк терәп каршы", - дигән ул.

"Туй кебек зур бәйрәмнәргә килгәндә, олылар сүзен хөрмәтләү, аларга колак салу тиеш гамәл үзе бездә. Бигрәк тә чыгымнарның зур өлешен алар күтәрсә, тыңламый хәлең юк. Шулай да, яшьләрнең уртак гомер башларын хәмерсез башларга ниятләре бар икән, ниятләре изгелектә икән - монда биш куллап һәм һәръяклап аларны куәтләргә кирәк. Гадәттә, киресенчә була - яшьләр олыларга, милли, дини нюансларга туры килеп бетмәгән форматны сайлыйлар да, ата-ана белән килешә алмыйлар", - дип язган ул. 

Айваз Садыров фикеренчә, күп кенә ата-аналар "туганнар, дуслар каршында яхшы түгел" дип фикер йөртә.

"Монда эш - хөрмәттә. Сезне хөрмәтләп килгән туган һәм дус сайлаган форматыгыз өчен гаепләп утырса, хөрмәте шуның кадәр генә булыр. Хәзерге хәләл туйларга ышаныч көннән көн арткан чорда әти-әниләрнең мондый каршылыкта булуын искелек калдыгы дип әйтмичә булдыра алмыйм", - дигән ул.




Посмотреть эту публикацию в Instagram

Әти-әни алкогольсез туйга каршы!❌ Шушы арада мин аралашкан яшьләрнең туйларын бик тә хәләл һәм алкогольсез уздырасы килә. Тик әти-әниләре моңа аяк терәп каршы. Туй кебек зур бәйрәмнәргә килгәндә, олылар сүзен хөрмәтләү, аларга колак салу тиеш гамәл үзе бездә. Бигрәк тә чыгымнарның зур өлешен алар күтәрсә, тыңламый хәлең юк. Шулай да, яшьләрнең уртак гомер башларын хәмерсез башларга ниятләре бар икән, ниятләре изгелектә икән - монда биш куллап һәм һәръяклап аларны куәтләргә кирәк. Гадәттә, киресенчә була - яшьләр олыларга, милли, дини нюансларга туры килеп бетмәгән форматны сайлыйлар да, ата-ана белән килешә алмыйлар. Дипломатик аспект бар - "туганнар, дуслар карышнда яхшы түгел" диярсез сез. Бирердә дә ата-аналар шуннан чыгып фикер йөрткәннәрдер, күрәсең. Монда эш - хөрмәттә. Сезне хөрмәтләп килгән туган һәм дус сайлаган форматыгыз өчен гаепләп утырса, хөрмәте шуның кадәр генә булыр. Хәзерге хәләл туйларга ышаныч көннән көн арткан чорда әти-әниләрнең мондый каршылыкта булуын искелек калдыгы дип әйтмичә булдыра алмыйм. Сезнең фикерегез? #хәләлтуй #туйказан #безалкольнаясвадьба #никахказань #никахказан

Публикация от Айваз Садыров (@aivazsadyrov)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100