Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдинова "ваһаповчы"лар белән аралашамы?

Айсылу Габдинова "ваһаповчы"лар белән аралашамы?

news_top_970_100
Айсылу Габдинова "ваһаповчы"лар белән аралашамы?
Җырчы Айсылу Габдинованың быел апрель аенда продюсеры, Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов белән аралары аерылды. Элек без бөтен "ваһаповчы"ларны - Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбазов, Айсылу Габдинованың үзара тату-дус булып яшәвен күзәтә идек, инстаграмда аларның уртак фотоларын карый идек. Айсылу Ваһапов фондыннан киткәч, ул фотолар бетте. Әлбәттә, Айсылуның иҗатын күзәтеп баручыларда "Әллә иҗатташлары белән мөнәсәбәтләре бозылганмы?" дигән сорау туа иде.

Ниһаять, Айсылу җавап биргән.

"Гел язасыз: хәзер аралашасызмы дип. Әлбәттә, без дуслар! Нәрсә булса да", - дип язган инстаграмда Айсылу.

Сүзләрен фото белән дә дәлилләгән. Фотода Азат, Гөлсирин һәм Айсылу пляжда ял итә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100