Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айрат Заһриев "тозсыз" җырчыларны һәм тамадаларны тәнкыйтьли “Ашатачаклармы? Акчаны хәзер түләгез!” - дип соранучылар бар

Танылган алып баручы Айрат Заһриев инстаграм битендә татар җырчылары һәм тамадаларының банкеттагы гамәлләренә бәя биреп язган. Күбесенең дәрәҗәсе төште, дигән фикердә ул. Әмма моны “барлык артистка да атап укырга кирәкми” дип искәрткән алып баручы.

news_top_970_100
Айрат Заһриев "тозсыз" җырчыларны һәм тамадаларны тәнкыйтьли “Ашатачаклармы? Акчаны хәзер түләгез!” - дип соранучылар бар

“Бүген чираттагы юбилейда эшләп, шуңа инандым: “татар шоу-бизнес”ының дәрәҗәсе “ташка үлчим” генә. Казанда да хәзерге көнгә кадәр мондый “дәрәҗәдә” соранып йөрүче артистлар бар: “Ашатачаклармы? Акчаны хәзер түләгез! Иртәрәк җибәрәсездер бит?!”. Әле алар “Президентта/ Мәдәният министрлыгында, бөкедә, рәистә һ.б. булдык” дигән сәбәп белән соңга калырга җөрьәт итә. Татар җырчылары шул ягы белән аерыла да инде (барысын да әйтмим). Алар әллә ничә чарага заказ кабул итеп, барысына да өлгерәбез диләр. Аннары аларга кирәк вакытта чыгармаганга үпкәли. Артист халкы үзләренең чыгышларын банкетның теләсә кайсы өлешендә туры килә дип уйлый, хәтта бөтенләй җырларга кирәкмәгән мизгелдә дә чыгып җырлыйсылары килә! Чараның драматургиясе турында артистларның бер тапкыр да ишеткәне булмаган һәм ул аларга кирәкми дә, чөнки алда бит әле өч банкет көтеп тора!

Кадерлеләрем минем, “тозсыз” артистлар! Исегезгә төшерәсем килә, сез “автомат”та эшлисез һәм эшегезне чын күңелегездән башкармыйсыз. Куплетны җырлаганда ук кушымтаны тизрәк бетереп, акчаны алып, таярга гына телисез... Һәм тагын: кайдадыр урланган бер мәзәкне унөч банкетта халыкка сөйләп, ундүртенчесендә дә халыкны шул бер мәзәк белән көлдертергә хыялланмагыз!

“Кара әле, син бит бик шәп тамада”, - дип кемдер әйткән икән, иң элек туганнарыгыз каршында өйрәнеп карагыз. Табында кайнар ризык ашап утырган абыйга: “Җитәр инде утырырга, торып басып биибез, әйдә-әйдә, абый”, - дип әйтәсез. Ул уңайсызлыктан янындагы хатынын урыныннан торгызып, “медляк”ка бии башлый, мескен хатын авызында чәйнәп бетермәгән ризыгын биегәндә чәйни.

Иптәшләр, сез – артистлар. Шуңа күрә “Бу – профессионал, зур артист!”, д- ип әйтерлек чыгыш ясагыз. Банкетны тамададан да остарак “алып бара” белгәнегезне дә күрсәтмәгез инде. Әгәр дә мәзәк кабул ителмәсә, сезне алып баручы коткарачак, шуны онытмасагыз иде...

Тагын бер кат әйтәм, бер кеше исеменә дә атамадым. Аллага шөкер, күпчелек җырчылар барысын да дөрес тоя белә, мәзәген дә кирәккәндә генә әйтә, юбилярларга да “әче” дип кычкырмый.

Барысын да аңлыйм. Бөтенесенең дә ашыйсы килә. Гонорарларыгызны күтәргәч тә, үзегезнең культура һәм профессионализм дәрәҗәгезне дә күтәрергә онытмасагыз иде.

Минем бетте! Барыгызга да уңышлар!” - дигән Айрат Заһриев.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сегодня, работая на юбилее, я в очередной раз убедился, что уровень, так называемого «татарского шоу-бизнеса» вне Казани оставляет желать лучшего. Да и в Казани до сих пор есть артисты, которых я называю «кормить будут-деньги сейчас-пораньше выпусти». При этом они ещё умудряются опаздывать со словами: «У Президента/в минкульте/в пробке/у председателя и т.д были»... В основном, этим отличаются татарские певцы (ГОВОРЮ НЕ ЗА ВСЕХ), которые набирают несколько точек,обещая, что везде успеют. Потом ноют и обижаются, что их не выпускаешь, ведь им кажется, что их выступление «зайдёт» прям в любой момент банкета, даже если песни уже ВААПЩЕ НЕ НУЖНЫ, ведь про драматургию мероприятия они вообще никогда не слыхали да и не нужно им это, ведь впереди ещё три банкета. Дорогие мои и дешевые артисты, напоминаю, что когда вы так работаете,то это уже на «автомате» и НИКАКУЮ ДУШУ в это не вкладываете, так как, исполняя куплет, вы уже думаете, как бы быстрее закончить припев, забрать деньги и свалить... И ещё, если вы стырили где-то старую шуточку, над которой на 13 банкетах смеялись, то не думайте, что на 14-ом вы опять удивите людей - это 1! 2: если вам кто-то сказал: «Кара ле, син бит тагы шэп тамада (смотри-ка, ты же ещё крутой/ая тамада), то в начале потренируйтесь на родственниках и посмотрите, понравится ли, если, на столах горячее блюдо и вы со словами: «Ну что, хватит сидеть, теперь встаём и танцуем. Эйдэ-эйдэ, абый» вытащите жующего гостя, который от неловкости ещё вытащит жену и они, встав лицом друг к другу, типа, «у нас - медляк», тщательно будут доедать то, что во рту? Ребятушки, вы - АРТИСТЫ, поэтому выступайте так, чтобы люди сказали: «Профессионал! Большой артист!», а не показывайте, что вы ещё и вести умеете или то, что «ведущий-то у вас слабоват, я лучше могу шутить». Помните, что если шутка не примется, то спасать вас будет как раз-таки ведущий... Опять-таки говорю не за всех, так как слава Богу, многие певцы и правильно всё чувствуют, и шутят очень хорошо и «Эще» («Горько») не кричат юбилярам. Всё понимаю. Всё бывает, всем есть хочется, но помните, что поднимая свои гонорары, нужно поднимать свой уровень культуры и профессионализм. У меня всё! Успехов всем

Публикация от Airat Zagriev (@airatzagriev)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100