Шоумен Айрат Ильясовның хәләл җефете Ләйсән Сөнәгатова өченче бала көтәме?

9 январь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

ТМТВ каналы тәкъдим иткән Яңа ел концертларында "Эссе" төркеме җырчысы, шоумен Айрат Ильясов хәләл җефете җырчы Ләйсән Сөнәгатова белән яңа дуэтларын башкардылар. 

Ләйсәннең гәүдәсе түгәрәкләнгән, җырчылар гаиләсе өченче бәби алып кайтырга җыеналар кебек тоелды.

Җырчылар социаль челтәрләрдә бу хакта белдерткән фотолар куймыйлар. Ләйсән Сөнагатованың Инстаграм аккаунтында йөкле хатыннар өчен курслар видеосы актуаль темалар рәтендә тора.  

Бу хакта сорап "йолдызлы гаилә"нең үзләренә мөрәҗәгать иткән идек, әмма алар җавап бирмәде. Шуңа да сорау ачык кала.

Айрат Ильясов белән Ләйсән Сөнагатованың ике кызлары бар.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла

ИНТЕРТАТ
Яндекс.Дзенда
Язылу
×