Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Рәхимова күршеләренең фатирларын суга батырган

“Су кранын ябып куярга акылыма килмәгән”, – ди җырчы. 

news_top_970_100
Айгөл Рәхимова күршеләренең фатирларын суга батырган

“Шушы көннәрдә тормышымнан бер кызыклы хәл искә төште. Мин 7-8 яшьләр тирәсендә, Яңа Чишмәдә 3 катлы йортның 3 нче катында яши идек”, – дип искә ала Айгөл.

“Әти-әнием эш буенча каядыр киткәндә, мин әбиемдә кала идем. Ул юл аша гына яшәде. Шулай бер көнне әбиемә килдем, бераз уйнап алдым, аннан соң миңа ямансу булып китте. Фатирыбызга кайтырга уйладым: әти-әни дә өйдә түгел, анда курчакларым да күбрәк.

Безнең аста – 2 нче катта Лена әби яши иде. Аның табада кыздырган бәрәңгесен мин беркайчан да онытмаячамын. Ул гына аны шулай тәмле пешерә иде. Минем дә күрше Лена әби кебек бәрәңге кыздырып карыйсым килде. Бәрәңгене таптым, чистарта башладым ­ ­­– нәкъ зурлар өйрәткәнчә.

Һәм шул заман йортта суны яптылар: ремонт эшләре бара иде, ахрысы. Эшемне ярты юлда ташлап, әбиемә кереп киттем. Аның ашы дә әзердер, мин ач бит инде. Ә менә су кранын ябып куярга акылыма килмәгән.

Кич җитте, телефон шалтырый. Линиянең икенче ягында – Лена апа. Трубканы алып тыңлый башлагач, бабайның күзләре маңгаена менде. Кычкыра-кычкыра өйдән йөгереп чыкты. Ул бик озак кайтмый торды. Әбием борчылып, аның артыннан китте. Мин дә әбиемә иярдем.

Фатирыбызга килсәк, ни күрик: бәрәңге дә, кабыгы да суда йөзеп йөри. Китаплар, ковер – бөтен дөнья суга баткан. 1 нче катка кадәр су төшкән. Әти-әнием кайтуга, аларны сюрприз көтә иде.

Нәтиҗәдә без ремонт ясадык. Лена әби яңа обои алырга мәҗбүр булды. Миңа эләкте. Шул вакыттан башлап фатирга мине һәрчак бабам озата барды, ә Лена әби бүтән табада кыздырылган бәрәңге белән сыйламый башлады", - дип яза җырчы инстаграмында.

“Элекке күрше кызларына беренче каттан сәләм! Лена әбинең кызы Марина бар иде. Чулпан апа аның туган көненә торт пешергән иде. Ул вакытта буягычлар булмау сәбәпле, торт кремына зеленка кушканын хәтерлим”, – ди Эльмира комментарийда.

“Лена әби һәм аның кызы Марина хәзер инде исән түгел”, – дип яза Ландыш.

Элегрәк Айгөл Рәхимованың “кабартылган” иреннәреннән халык көлүе турында язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100