Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева салкын хастаханәдә бәбиләгән

“Бернинди “блат” та, алдан сөйләшү дә юк иде”, - ди җырчы.

news_top_970_100
Айгөл Бариева салкын хастаханәдә бәбиләгән

Айгөл Бариеваның улы Камилгә озакламый 18 яшь тулачак. Шул хөрмәттән, күрәсең, бала тудыру йортыннан чыккан көнен тасвирлаган видеоны җырчы инстаграмына урнаштырган.

“Ул көнне мин беркайчан да онытмаячакмым. Табиблар әйтүенчә, Камил 5 декабрьдә туарга тиеш иде. Ләкин ул бик җитез малай булып чыкты. 25 ноябрь иртәсендә кинәт эчем сызлый башлады. Ашыгыч ярдәм машинасын чакырттык, балалар тудыру йортына киттек. Ул чагында бернинди “блат” та, алдан сөйләшү дә юк иде.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Никогда не забуду этот день...Камиль по срокам должен был родиться 5 декабря.Но он у нас оказался нетерпеливым(весь в меня Было обычное субботнее утро,25 ноября,проснувшись ни с того ни с сего ,немного начал болеть живот,и вызвав скорую меня повезли в роддом,куда я была прикреплена(никаких договоренностей и блата тогда у нас не было..).Привезли в 3 роддом,а там оказалось,что прорвало трубы в этот день,и отключили отоплени И роддом категорически отказался принимать..Но Аллага шокер,врачи скорой помощи ,настояли на том,чтобы меня хотя бы осмотрели,а то вдруг я в машине уже рожу..И на удивление всех врачей ,чуть так и не оказалось..Меня сразу же отвели в предродовую..Оказалось,что я забыла тапочки,собираясь впопыхах...Муж уехал за ними,роддом от дома находился буквально в 20минутах езды на машине...Так вот,пока он ездил за ними,я благополучно родила сына!Камиля Вот такой он у нас быстряшка))Исән сау һәм бәхетле генә булсын! #улым #камиль #бэхетлебулсынбалаларыбыз #семейныйархив #память

Публикация от Aigul Barieva Бул гына (@aigul_barieva)

Балалар тудыру йортында җылылык булмавы ачыкланды – торбалар тишелеп, җылылыкны өзгәннәр. Табиблар мине кабул итмәскә карар кылган иде. “Машинада да бәбәйләргә мөмкин” дип, ашыгыч ярдәм табибы бик каты үгетләгәч кенә, табиблар мине шул хастаханәдә кабул итәргә ризалашты.

Мине бала тудыру бүлмәсенә озаттылар. Шулвакыт икенче аяк киемем өйдә калуы ачыкланды. Ирем кире өйгә кайтым китте. Йортыбыз хасатханәдән ерак түгел – машинада 20 минут. Ирем өйгә кайтып килгәнче, мин инде бала тапкан идем. Менә шундый җәһәт малай булып чыкты Камилебез. Исән-сау һәм бәхетле генә булсын!” – дип яза Айгөл.

Камил 39 атналык сабый булып дөньяга килгән, буе 55 мм, авырлыгы 3650 кг булган, дип яза комментарийларда Айгөл Бариева. Ә үзенә ул вакытта 26 яшь булган.

“Тагын бер сабый табып куегыз әле!”, - дип киңәш итә инстачылар.

“Сабыйны исни-исни, кочаклап үбәселәр килеп китте”, - дип яза берсе.

“Әйе шул, ә хәзер гел кочаклаттырмыйлар”, - дип уфтана җырчы.

Шулай ук Айгөл Бариева дәүләт эшлеклесе белән биегән кичәне "кадерле мизгелләр" дип атаган иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100