Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева иренең юбилеена нәрсәләр эшләп бетергән?

Җырчы Айгөл Бариеваның инстаграмына язылучылар бу арада кинога тиң вакыйгаларны күзәтә - Айгөл ире Линарның 50 яшьлек юбилеена әллә-нинди сюрпризлар әзерләп бетергән.

news_top_970_100
Айгөл Бариева иренең юбилеена нәрсәләр эшләп бетергән?
Беренчедән, Айгөл ирен Таиландка сәяхәткә алып киткән. "Ул соңгы көнгә кадәр берни белмәде", дип яза инстаграмында Айгөл. "Мин сюрпризлар ясарга яратам!" - ди ул.

Таиландка барып җиткәч, Линар биредә... гаилә дусларын очраткан. "Пәрәмәч, алар да монда икән!" Линар өчен бу чыннан да сюрприз булган, реакциясен видеодан карагыз.


Сәяхәткә дусларын алу да Айгөлнең идеясе булган. "Минем шашкан идеямне хуплаганнары өчен дусларыма рәхмәт! Ә сез беләсезме сер тотуның ничек авыр булганын? Көчкә түздем!" - дип язган Айгөл.

Сюрпризлар моның белән генә бетмәгән. Линар отель бүлмәсеннән чыгуга тагын бер күңелле мизгелгә тап булган - ишек катында аны Айгөл, дуслары Артур һәм Алсу "Туган көнең белән, Линар!" дип язылган футболкалардан каршы алганнар. Линарга исә "Рәхмәт, мин сезне яратам!" дигән футболка кияргә туры килгән. Шулай дүртәүләп көне буе йөрергә килешкәннәр.

Всем большоооое спасибо!Аллага шөкер!Без исән сау,Таиландка килеп җиттек!А вообще я люблю делать сюрпризы,и это был очередной сюрприз от меня мужу на его предстоящий юбилей!Он до последнего ничего не знал!И спасибо нашим друзьям, что поддержали мою бредовую идею!Думаю,сюрприз удался!Вот из таких мелочей и создается счастье!Дальше-больше #долгожданныйотпуск #юбилеймужу #50 #таиланд2018 #аллагашөкер #верныедрузья #меңрәхмәтРаббыма

Публикация от Aigul Barieva Бул гына (@aigul_barieva)



Ә кич белән Айгөл Линарга дусларының котлауларын яздырган видео күрсәткән. "20 ел күрешмәгән хезмәттәшләрен эзләп табу авыр булды. Рәхмәт дусларыбызга, якыннарыбызга", - дип яза Айгөл.


Линарның, әлбәттә, күңеле булган. Ул рәхмәт әйтеп видео яздырган. "Бу мин хыялланган әйбер", - ди Айгөл Бариеваның ире.



ВСЕМ ВСЕМ ВСЕМ Бул гына (@aigul_barieva)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100