Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимовның кызы Айгизә матурлык стандартларына каршы чыга

Айгизә Галимова үз аккаунтында матурлык турында фикерләрен җиткергән.

news_top_970_100
Айдар Галимовның кызы Айгизә матурлык стандартларына каршы чыга

“Без барыбыз да төрле. Һәм барыбыз да матур. Һәр кеше кем өчендер бик матур. Менә көзге каршында утырасың һәм: “Нинди ямьсез минем борыным” дип уйлыйсың, ә кем өчендер ул иң нәфис, иң дөрес “мин дә шундый борынны телим” дигән булачак.

Мин матурлыкны бик тар рамкаларда күзаллау турында әйтергә телим. Инстаграмны актарганда сез бер үк йөзләрне күрәсез. Туйлар, төрле рекламаларда бер үк йөзләр. Берәү дә юан кызны ресторан рекламасында төшәргә чакырмый. Без карашлардагы, хәрәкәтләрдәге һәм чак кына елмаюлардагы матурлыкны күрүдән туктадык. Кешеләргә ниндидер продуктка кызыксындыру тудыру объекты итеп карый башладык. Без идеаль пропорциядәге гәүдәсе булган бер үк йөзләрне күрәбез, визажистлар бер үк типажларны бик шәп итеп матурлый. Ә менә без көн саен урамнарда, автобусларда, сәүдә йортларында күргән кешеләр кайда? 

Мин урамга чыгып беренче очраган кешене модель итеп чакыру яклы түгел, әмма бу хәзерге матурлык стандартлары кемнеңдер тамагына аркылы килә. Әмма беркем дә җәмгыять күрергә теләгән кыяфәттә булырга тиеш түгел. 90-60-90. Зур күзләр. Озын чәчләр.

Як-ягыгызга карагыз. Джолидан (аны мин бөтенләй матур дип санамыйм) һәм журнал тышлыкларындагы кызлардан матурраклар күпме?" - дип яза Айгизә.

Бик күпләр Айгизә Галимова белән килешүләрен әйтеп язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100