Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авырлыгы центнердан артык булган хатын-кыз ачуыннан ике тапкырга ябыккан

Авырлыгы центнердан артык булган хатын-кыз ачуыннан ике тапкырга ябыккан

news_top_970_100
Авырлыгы центнердан артык булган хатын-кыз ачуыннан ике тапкырга ябыккан

Американың Огайо штатында яшәүче хатын-кыз 12 ай эчендә 63 килограммга ябыккан. Ул моңа ашказанын кечерәйтү һәм актив тренировкалар ярдәмендә ирешкән. Бу хакта The Sun таблоиды хәбәр итә дип яза Лента ру.

2018 елда Мишель Фаррай (Michelle Farraj) үзенең артык авырлыгына карата көллияттәге яшьтәшләренең мыскыллаулары аркасында дәресләрен бик еш калдырган.

“Өйдә кала идем дә күзгә нәрсә күренә шуны ашый идем. Углеводларга бай ризыкларны: дөге, макарон, шоколад, баллы ризыкларны күп ашадым, - дип исенә төшерә ул. - Һәм бөтен десертларны да арахис пастасы белән ашадым. Мин аны банкасыннан гына да ашый ала идем”.

19 яшьлек кыз бер мизгелдә артык авырлыктан һәм ачу приступларыннан туйганын әйтте. Фаррай спорт белән шөгыльләнә башлый. Ә 2018 елның сентябрендә табибка мөрәҗәгать итә. Кызга ашказанын кечерәйтү өчен операция ясыйлар. Аның сүзләренчә, ул тыштан карап торуга ябыккан, ләкин эчке кичерешләре буенча шул 126 кг булган.

Ләкин Фаррай өметен өзми: даими рәвештә тренажер залына йөри һәм уйлабрак тукланырга тырыша. Бер ел эчендә ике тапкырга ябыккан. Кыз атнасына алты мәртәбә спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә. Арахис пастасын яратуыннан туктамаса да, хәзер ул зыянлы ризыкка алмаш таба. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100