Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анастасия Заворотнюкның хәле яхшырган

Анастасия Заворотнюкның хәле яхшырган

news_top_970_100
Анастасия Заворотнюкның хәле яхшырган
Актриса Анастасия Заворотнюк аңына килгән һәм мөстәкыйль сулый башлаган. Бу хакта, медицина өлкәсендәге чыганакка сылтама белән, "Комсомольская правда" хәбәр итә.

Әмма артистканың якыннары элеккечә берни сөйләми, дип яза басма.

18 сентябрь көнне Заворотнюкның авыр хәле турында билгеле булды. Ул комада ята, табиблар аңа паллиатив ярдәм бирә, дип хәбәр ителде. 

Анастасиянең дусты Андрей Разин актрисаның авыруы турында сөйләде: Анастасия бала тапканнан соң, аның башы нык авырта башлады, диде ул. Табиблар баш мие яман шеше диагнозын куйганнар. Әмма Анастасия кинода төшүен дәвам иткән. Язын исә, актриса Польшада булганда, аның кинәт хәле киткән һәм аны хастаханәгә салырга мәҗбүр булганнар.

Әмма Польшадагы клиникадан чыкканнан соң, туганнары аңа Россиядә тиешле дәва бирерлек хастаханә таба алмаган. Бары бер клиника актрисаның гомерен саклап калырга алынган. Әмма ләкин, аның хәле кисәк начарлану сәбәпле, яман шештән терапияне туктатырга дигән карарга килгәннәр һәм Заворотнюкны медикаментоз комага керткәннәр, үпкәләренә ясалма сулыш аппаратын тоташтырганнар. Хәзерге вакытта Анастасияне табиблар күзәтә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100