Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анастасия Заворотнюк комада ята дигән хәбәр кире кагылган

Анастасия Заворотнюк комада ята дигән хәбәр кире кагылган

news_top_970_100
Анастасия Заворотнюк комада ята дигән хәбәр кире кагылган
Актриса Анастасия Заворотнюк, авыру булса да, комага китмәгән һәм үлем түшәгендә ятмый. Моңарчы булган борчулы хәбәрләр дөрес түгел, дип яза Лента.ру.

Заворотнюкта әгъзалар җитешсезлеге дә булмаган. Хәзер ул нур терапиясе ала. Бу дәвалану актрисага авыр бирелә. 

Яхшы дәва алырга артисткага дуслары ярдәм иткән. Алар Анастасиянең ОМС полисын Мәскәүнең иң яхшы клиникаларының берсенә беркеткән. Димәк, Анастасия бушлай дәвалана дигән сүз. 

Ситуация белән яхшы таныш хирург-онколог артистканың терелүгә шанслары бик югары дип бәяләгән. "Ул аңына килгән, хәзер аны онкологлар карый, яман шешкә каршы дәва билгеләячәкләр, шул исәптә операция дә ясалачак", - дип сөйләгән табиб.

Хәзерге вакытта Заворотнюк медикаментоз комадан чыгарылган, баш мие шеше бераз кимегән, актрисаны реанимациядән гади палатага күчергәннәр. Хәзер ул терапия бүлегендә, аны якыннары саклый.

Баш мие яман шеше диагнозы Анастасиягә кыш көне куелган. Актриса бик каты башы авыртуга зарлана торган булган. 13 сентябрь көнне артистканың бик авыр хәлдә хастаханәгә эләккәне турында билгеле булды һәм табиблар яман шешкә каршы дәвалауны туктатып, аны медикаментоз комага кертергә мәҗбүр булдылар. 

Хәзерге вакытта Анастасиянең хәле яхшыра, дип яза гаммәви мәгълүмат чаралары. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100